Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп фәне татарны таный башлады


Галимнәрне котлап Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый чыгыш ясады.
Галимнәрне котлап Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый чыгыш ясады.

Казандагы “Ривьера” кунакханәсендә “Татар галимнәренең ислам цивилизациясе үсешенә керткән өлеше” атлы халыкара фәнни конференция башланды.

Галимнәрне котлап Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый чыгыш ясады һәм аларга татар мөселманнарын өйрәнүләре өчен рәхмәт әйтте.

Ә төп чыгышны Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин ясады. Сәясәт фәннәре докторы татар исламы турында чыгыш ясады. Шул ук теманы Кол Шәриф имамы рамил хәзрәт Юныс һәм башкалар да дәвам итте.

Чит ил галимнәре дә бурычлы калмады. Бәхрәйн, Иордания, Мисыр, Марокко, Катар, Согудъ Гәрабстаны кебек мөселман илләреһәм шулай ук Русия Федерациясеннән кунаклар катнаша. Барлыгы 35 чыгыш ясаучы булыр дип көтелә.

Әйтик, Бәхрәйн университеты галиме Дия әл-Кааби «Гарәп мәдәниятендә татарлар» исемле чыгыш ясады. Тик әйтергә кирәк, “татар” сүзе шәрыкта (көнчыгышта) да, гарептә (көнбатышта) дә еш кына начар мәгънәне аңлаткан. Ә фәнни чара исә татарның башка йөзен дә ачарга тели.

Чараны оештыручылар - мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Ислам оешмасы (ИСЕСКО), Бәхрәйндәге Король университеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Мондый чара Русиядә беренче тапкыр уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда ки, мөселман галимнәре татар галимнәренең ислам цивилизациясенең күпгасырлык тарихына керткән өлешенә бәя бирәчәк.

Шунысы мөһим, гарәп һәм төрек архивларында татар галимнәренең күпсанлы китаплары сакланып калган һәм соңгы вакытта мөселман дөньясында татарлар мәнфәгате белән кызыксыну күзәтелә, ди оештыручылар.

XS
SM
MD
LG