Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 ел Татарстанда спорт елы


Бу көннәрдә Татарстан президенты 2009 ел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы булачак дигән яңа фәрман чыгарды.

Яңа фәрман 20 октябрьдән гамәлгә керә һәм 2009 ел Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак үтәчәк.

Бер яктан, моны Универсиадага әзерлек дип кабул итәргә була, ди журналислар. Икенче яктан, фәрман бүлекләрендә исә халыкның сәламәтлеген ныгыту, спортны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физкультураны пропагандалау, яшьләр арасында зыянлы эш-гамәлләрне кисәтү, бетерү, халыкны спорт белән шөгыльләнергә чакыру, спортзалларга һәркем йөри алырлык итү максатыннан 2009 ел Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде, диелгән.

Алдан исә Русия президенты 2009 елны Яшьләр елы булачак дип фәрман чыгарган иде. Менә Татарстан президенты да аннан соң үз сүзен әйтте. Аның фәрманының үтәлешен “Татмедиа” ширкәте, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм башка җирле массакүләм мәгълүмат чаралары һәрдаим яктыртып барырга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG