Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:55

Беренче тапкыр татар телендә басылып чыккан Татар энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсе булды. Кунаклар хезмәтнең милли үсештә әһәмияте турында сөйләште.

Бу кичә Татарстан фәннәр академиясенең кече залына билгеләнгән булса да, мәҗлес академиянең иң дәрәҗәле җыелышлар уза торган зур залында үтте. Дәүләт шурасы сессиясе, “Алтын мөнбәр” фестиваленең ябылу чаралары белән берьюлы барган энциклопедия тәкъдим итүдә абруйлы шәхесләр күп булды. Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров энциклопедия институты тирәсендә тупланган галимнәр, нәширләр алып барган эшне югары бәяләде.

Рус телендәге энциклопедиянең өч томы чыккач кына, татарча энциклопедиянең беренче томы чыгуы, хәбәрдар кешеләрне гаҗәпләндерми. Чөнки күп томлы энциклопедиягә керәчәк сүзләр һәм шәхесләр исемлеге русча, татарча әлифба тәртибендә бирелү хәлне катлауландыра. Шуңа күрә һәр яңа том чыккан саен мәгълүматлар да тулылана, эчтәлек камилләшә бара. Шунлыктан татарча энциклопедиянең беренче томы берничә ел элек чыккан рус телле басмалардан байрак һәм камилрәк.

Хәзер чыккан томга 3860 мәкалә, шул исәптән 1620 шәхес турында мәгълүмат кергән. Рус варианты белән чагыштырганда 300 өстәмә өр-яңа мәкаләләрдә төрле тармакларның, Татарстан тормышының сурәтләмәсе бирелә.

Күп томлы татар энциклопедиясен чыгару турында Татарстан президенты фәрманы 11 ел элек чыккан иде. Алты томнан торган китапка 20 000 артык мәкалә, 8000 шәхес, дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, сәнгатькәрләр, икътисад һәм сәясәт вәкилләре турында мәгълүмат биреләчәк.

Энциклопедия институты җитәкчесе Мансур Хәсәнов башлап җибәргән бу эш соңгы елларда зур колач алды. Академик Миркасыйм Госманов хәзер рус телендәге дүртенче томның корректурасын өрәнә икән. Ул татар басмасы турында болай диде:

“Кайберәүләр татарча энциклопедияне русчаның тәрҗемәсе дип кенә уйлый. Ләкин ул алай түгел. Әлбәттә күпмедер тәрҗемә дә бар. Ләкин аны үзгәртеп, әлифба тәртибендә бөтенләй яңадан төзү эше дә бар монда. Энциклопедияне татар телендә чыгару – ул бөтенләй башка эш. Әйтик, русчаның дүртенче томында булачак әйберләр, татарчаның беренчесенә үк керде”, диде ул.

Күптән түгел мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнгән Гөлшат Нигъматуллина энциклопедичсенең әдәбият, сәнгать, мәдәният хезмәткәрләре өчен бай чыганак булуын билгеләп үтте:

“Ана телендә дөнья күргән энциклопедия – ул Татарстан фәненең һәм халкының күп гасырлык фәнни, гыйльми хәзинәсен һәм акыл сәләтен туплаган җитди хезмәт. Бу хезмәт милли мәдәниятебез тарихында гына түгел, ә Русия мәдәнияте тарихында да үзенчәлекле вакыйга. Чөнки ул Русиянең төрки халыклары телендә язылган беренче күп томлы энциклопедия.

Халкыбызны милли рухта тәрбияләүдә, милли үзаңны үстерүдә, телне һәм милләтне саклауда милли энциклопедияләрнең роле гаять зур. Юкка гына энциклопедияле халык – гомерле халык дип әйтмиләрдер”, дип тәмамлады үзенең сүзен Гөлшат Нигъматуллина.

Татарстанның халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин галимнәргә шушы зур хезмәт өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук энциклопедиянең беренче рус телендәге чыгарылышлары 30 000 данә басылса, хәзерге татар басмасының 2000 чыгуына да игътибар итте. “Бу китапны һәр җитәкче, белгеч, милли зыялы үз өстәлендә тотса, аның тиражы дөньяга таратылса, татар халкының дәрәҗәсе һәм рухи халәте тагын да мәртәбәлерәк булачак”, диде халык шагыйре.

Чарага килүчеләр, татарча энциклопедия чыгуны халыкның язмышын билеләүче тарихи вакыйга, дип бәяләделәр.

XS
SM
MD
LG