Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баррозу: "Батсак, бергә батабыз"


Җомга көнне Пекинда Азия һәм Европа илләренең ике көнлек очрашуы ачылды. Еврокомиссия президенты Мануэл Баррозу дөнья финанс системын үзгәртергә чакырды.

Америка төчкерсә, Азия чирли башлый. Чәршәмбедә Кушма Штатлардагы ишелүдән соң, пәнҗешәмбедә Япония, Көньяк Кореа, Кытай базарлары соңгы 3-4 елда иң түбән саннар белән ябылды. Токионың Никкей күрсәткече 2.5%, Шанхайныкы 1%, Һоң-Коңныкы 4.7%, Сеулныкы 7% югалтты.

Дөнья финанс кризисы җомга көнне Пекинда ачылган Азия һәм Европа илләренең ике көнлек очрашуында төп урын алып тора. 27 Европа һәм 16 Азия илен берләштергән бу саммит ике елга бер үтә һәм быел җиденче тапкыр үткәрелә.

Европа комиссиясе президенты Мануэл Баррозу Пекинга килүгә, дөнья финанс системында "җитди үзгәрешләр" кирәк дип белдерде.

"Безгә дөнья финанс системын бергәләп үзгәрергә кирәк, - ди Баррозу. – Без тиңсез чорда яшибез, хезмәттәшлек дәрәҗәсе дә шундый булырга тиеш. Кыскача әйткәндә: батсак, бергә батабыз."

Баррозу әлегә бер конкрет тәкъдим дә ясамады. Әммә чишелешне үтәкүренмәлелек, җаваплылык һәм дөньякүләм идарә нигезендә эзләргә чакырды.

"Безнең тикшерүләр шуны раслады, - ди Баррозу, - кризисның финанс ягыннан тыш, дөнья иктисадында әле зур тигезсезлекләр бар. Моны Америка я Европа гына түгел, дөнья җитәкчеләре бергәләп хәл итергә тиеш. Давыл Америкада купты, ләкин бу дөньякүләм давыл, ул бар дөньяда сизеләчәк."

Бу Пекин җыены 15 ноябрьдә Вашингтонда үтәчәк дөнья финанс кризисына багышланган зур саммитка әзерлек чарасы дип карала.

Американ президенты Җорҗ Буш анда дөньяның иң бай һәм икътисадлары алга киткән илләрнең җитәкчеләрен чакырырга җыена.

Әлегә хөкүмәтләр һәберсе кулыннан килгәнчә чаралар күрергә тырыша. Банкларга һәм финанс базарларына төрле күләмдә ярдәм акчалары вәгъдә ителде. Барысын бергә кушып санасаң, бу сан $4 триллионнан артып китә.
XS
SM
MD
LG