Accessibility links

Кайнар хәбәр

Загребта шартлау 2 кешене үтерде


Загреб үзәгендә бер хорват газеты редакциясе янында бомба шартлап газетның нәшерен һәм бер хезмәткәрен үтерде.

Нацинал атналык газеты нәшире Иво Пуканич һәм маркетиң өчен җаваплы хезмәткәр Нико Франйич һәлак булган.

Шартлаудан тагын бер кере яраланган дип хәбәр ителә.

Полиция белдерүенчә, бомба редакция машинасы астына куелган булган.

Хорватия президенты Стипе Месич бу һөҗүмне террор гамәле дип хөкем итте.
XS
SM
MD
LG