Accessibility links

Райс: Гыйрак Иранның ярдаменә мохтаҗ түгел


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Гыйракка үз мәнфәгатьләрен яклау өчен Иранның ярдаме кирәк түгел дип белдерде.

Иранның Вашингтон яңа иминлек килешүе белән Гыйракны талауны дәвам итәргә тели дигән гаепләвенә Райс Мексикадан шундый җавап бирде.

Райс АКШ хәрбиләренә Гыйракта 2011 ел ахырына кадәр калу вәкаләте бирәчәк бу килешү Гыйрак суверенлыгын тулысынча хөрмәт итә диде.

Атнакич Иранның рәсми хәбәр агентлыгы ИРНАда Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатның гыйракларга Вашингтон үз вәгъдәләрен үтәмиячәк дигән кисәтүе чыккан иде.
XS
SM
MD
LG