Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугатының хәле аянычмы?


Чаллының кайбер мәчетләрендә, кибетләрдә һәм интернетта язучы Айдар Хәлимнең татар матбугаты язмышы өчен борчылу хисләре белән язылган мөрәҗәгатен укырга мөмкин.

Мөрәҗәгать урыс телендә язылган. Татар матбугатының аяныч хәле хакында язучы ни өчен урыс телендә чаң суга? Моңа Айдар Хәлим болай дип җавап бирде:

“Милләтнең матбугаты бетә икән, милләт тә бетә. Татарның үз дәүләте булмау аркасында матбугатның күләме түзеп тора алмаслык дәрәҗәдә кимеде. Татар татарча беләме юкмы, Мәскәүдә яки Варкутада яшиме, үзен татар дип санаса “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Идел” һәм башка журналларга язылырга тиеш.

Соңгы кәҗәгезне сатып булса да, журналларга язылыгыз, дип чыгыш ясадым Норлатта. Кәҗәгез табылыр дидем, “Казан утлары” табылмас, бу ут сүнсә, аны башка кабызып булмас дидем. Кемдер татарча укый белмидер, бу очракта журналлар татарча өйрәнү дәреслеге булыр. Петропавелда яшәүче татар милли басмага языла икән, аның баласы, оныгы күрә, безнең “Казан утлары”, “Идел”ебез бар икән диячәк. Бу- сәяси аңлылык”, диде ул.

Татар матбугаты аяныч хәлдәме? Шушы сорауга “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин җавап бирде.

“Әйе, татар матбугаты хәле мактанырлык түгел. Матбугатка бәйле структуралар телне сакламауның төп чараларының берсе матбугат икәнен аңламасалар, бу яхшы түгел. Төшенкелеккә дә бирелергә ярамый. Халкыбыз сәләтле, ресурслар күп. Китапханәләр, тел байлыгын саклаучы укытучылар белән эшләп, матбугатның торышын үстереп була. Инде чит өлкәләрдәге, чит илләрдәге татарларга матбугатны вәкиллекләр, илчелекләр аша җиткерергә мөмкин. Айдар Хәлимнең мөрәҗәгате уйландыра. Матбугат ул - тел, тел - милләтнең нигезе”, дип сүзен тәмамлады Равил Фәйзуллин.
XS
SM
MD
LG