Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Акбарс” банкының Сембер бүлекчәсе үзен яхшы хис итә


“Акбарс” банкының Сембердәге бүлекчәсе аягында нык басып тора. Гадәти эш бара, акчаларын кубарып алучылар да юк, кредитлар да элеккечә бирелә.

“Азатлык” радиосы аша банклар тотрыксызлыгы шаукымы “Татпромбанк”ка да тәэсир иткәне ишетелгән иде. Ә “Акбарс” банкы үзен ничек хис итә икән? Шушы сорау аның Сембердәге бүлекчәсе башлыгы Нурия ханым Мәҗитовага барырга этәргеч бирде.
Нурия ханым әйтүенчә, филиал аягында нык басып тора. Гадәти эш бара, акчаларын кубарып алучылар булмады, кредитлар да элеккечә бирелә.

Русиянең Үзәк банкы ваграк 50 банкның гаранты вазифаларын үз өстенә алган икән. Шулар арасында “Акбарс”ны да. Димәк, борчылырга сәбәп тә юк. Югыйсә, филиал болай да яхшы гына эшләп килә. Үз бүлекчәләрен дә ачкан: өлкә үзәгенең Иделаръягы районында инде 3-нче ел эшләп килә, Зөяаръягында - 2-нче ел. Димитровград каласындагысына быел декбрьдә бер ел тулачак.
Нурия ханым Өлкә татар Автономиясенең корылтаенда Ревизия комиссия рәисе булып сайланган иде. Ләкин аны Автономиянең рәисе һәм аның урынбасары үзләренә чакырып, комиссиянең рәисе түгел – әгъзасы булып кына калырга тәкъдим иткәннәр. Шуннан соң Автономиягә барган да, аларны күргән дә юк, диде “Акбарс” банкы филиалы җитәкчесе. Ә болай төрле оешмаларга милли ихтыяҗларны канәгатьләндерү буенча ярдәм итеп килә: 91-мәктәпкә, 17-нче китапханәгә, төрле чаралар уздыруга үз өлешен кертә икән.

“Нигә соң яхшы гына эшләп килгән Ревкомиссия рәисе кирәкмәгән?”, дигән сорауга Нурия Мәҗитова менә нинди җавап бирде.
“Автономия гозере белән, Татарстан “Октябрь” кинотеатрын ремонтлау өчен 4 миллион акча бирде. Шуның 1 миллионы – безнең аша, 3 миллионы “Связьбанк” аша килде. Безнең ревкомиссия 3 кешедән генә тора иде. Ә мин аның әгъзалары санын 5кә, хәтта 7гә җиткерүне тәкъдим иткән идем. Мин бары тик экономист-бухгалтер гына.

Бу акчаның дөрес кулланылуын тәэмин итәр өчен, ревкомиссиягә проект, ремонт, төзелеш буенча белгечләр кирәк. Мин ревкомиссия рәисе булсам, белгечләрне дә ревкомиссиягә кертү ягын караган булыр идем. Акча биргән Татарстан да ул акчаның ничек кулланылуын тикшерә алмый бит. Ә болай тикшерергә сәләте булмаган ревкомиссия әгъзасы булуның да мәгънәсен тапмадым – киттем”, дип җавап бирде “Акбарс” банкының Ульян бүлекчәсе җитәкчесе Нурия Мәҗитов.



XS
SM
MD
LG