Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:11

Кино төшерүчеләр Уфада очрашты


Уфада “Россия милли киносы” исемле 1нче бөтенрусия конференциясе тәмамланды.

Уфадагы җыенда Башкортстан, Татарстан, Якутстан һәм башка төбәкләр вәкилләре катнашты. Җыен кысаларында милли кино сәнгатенең бүгенге уңышлары гына түгел, ә көнүзәк проблемалары да тикшерелде, киләчәккә бурычлар да билгеләнде.

Конференция барышында төрле төбәкләрдән килгән кино сәнгатькәрләренең эшләре дә бәяләнде. Татарстан кино төшерүчеләре вәкиллеген Уфада “Татаркино” дәүләт оешмасы рәисе урынбасары Рәис Садриев җитәкләде. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта Татарстанда кино төшерүчеләр өчен киң мөмкинлекләр ачыла. “Алтын мөндәр” фестивальләрен оештыру да шуның бер ачык дәлиле.

Татарстан кино сәнгатькәрләре Уфадагы җыенга ике эшләрен – Габдулла Тукай әсәре буенча эшләнгән “Су анасы” мультфильмын һәм “Камыр батыр” анимация фильмын алып килгән. Конференциядә катнашучылар ул эшләрне югары бәяләде.

Якут-Саха республикасы вәкилләре дә кызыклы эшен алып килгән. Алар Уфада режиссер Андрей Борисовның “Чыңгыз хан сере” исемле нәфис фильмының беренчел шәкелен күрсәтте. Ул да, тулысынча эшләнеп беткәч, бик кызыклы булырга охшаган. Бу фильмда танылган башкорт актеры Хөрмәтулла Үтәшев та уйный. “Чыңгыз хан сере” фильмының ил кинотеатрлары экраннарына киләсе елның февраль аенда чыгачагы әйтелде.

XS
SM
MD
LG