Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Иделбаев матбугат министры була


Якын арада Башкортстанда яңадан Матбугат министрлыгы тергезеләчәк.

Ул моңарчы эшләп килгән Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия буенча дәүләт идарәсен үзгәртеп кору нәтиҗәсендә тергезелә. Шушы хакта фәрманның әзерләнүе мәгълүм булды. Республиканың төп идеологы, Матбугат министры итеп республикада элек Башкорт яшьләре берлеген җитәкләгән Артур Иделбаев тәгаенләнәчәк. Нәкъ менә аның җитәкчелегендәге башкорт сугышчан яшьләре Уфада узган урам җыеннарында республика җитәкчелеген яклап, картларны тукмап йөргән иде.

Соңгы елларда Артур Иделбаев Уфада “Атна” исемле шәхси нәшрият булдырды һәм өч телдә бер үк исемле газет чыгарып килде.
Ике ай чамасы элек Башкортстанның элекке Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы Борис Мелкоедовны “Радий Хәбиров кешесе” дип вазифасыннан алганнар иде.

Шуннан соң аның урынына Артур Иделбаевны куярга булдылар да инде. Иделбаев әфәнде беренче көнәреннән үк үз тәртипләрен урнаштыра башлады. Берничә газет һәм журналның мөхәррирләрен эштән алды һәм каты куллы сәясәткә тотынды. Бәйсез аналитиклар фикеренчә, бу сәясәт үз абруен югалта баручы республика хакимиятләре йөзен “матурлау” белән шөгыльләнүдән гыйбарәт булачак.

XS
SM
MD
LG