Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар башкортча укытуга риза түгел


Башкортстан татар милли оешмалары чираттагы киңәшмәсен үткәрде.

Анда соңгы вакыйгаларга бәйле мөһим бер мәсьәлә сөйләшүнең көн тәртибендә булды. Инде хәбәр ителүенчә, бу көннәрдә Бөтендөнья Башкорт корылтае үзенең киңәйтелгән киңәшмәсен үткәргән иде. Анда Бөтендөнья Башкорт корылтаеның өченче җыенына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Башкорт корылтае вәкилләре анда төп өч мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирде. Берсе – җирне хосусыйлаштыру мәсьәләсе булса, икенчесе – башкорт телен укыту даирәсен киңәйтү, өченчесе – 2010 елда үтәчәк халык исәбен алуга әзерлек.

Менә шул сөйләшүдәге мәгариф мәсьәләләрен тикшерү барышындагы фикерләр Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренә ошамаган. Ни өчен дигәндә, башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләре республиканың һәр районы үзәгендә башкорт гимназиясе булдыруны таләп итә. Ә бит Башкортстанда егермедән артык районда күпчелек халыкны татарлар тәшкил итә. Аларда руслар һәм бик аз санда башка милләтләр генә булырга мөмкин.

Саф татар районнарында башкортлар бармак белән генә санарлык. Шуңа да карамастан, “Дүртөйле кебек татарлар яшәгән төбәкләрдә башкорт гимназияләре һәр районда төзелергә тиеш”, дип белдерә башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләре. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев бу хакта әле Уфада үткән киңәшмәдә дә кистереп әйтте.

Румил Азнабаев сүзләренчә, Башкортстанда башкорт теле канун буенча - дәүләт теле, шуңа күрә дә аны һәр мәктәптә һәм гимназиядә өйрәнергә тиешләр, шул исәптән татарлар да.

Башкортстанның саф татар районнары үзәкләрендә дә башкорт гимназияләре төзеп куюны татарга каршы эшләнгән яман хөсетлек, дип бәяләде татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре җомга көнне Уфада узган утырышта. Әлеге хәл аеруча татар мәктәпләре җимерелеп барган бер вакытта кискен каршылык тудыра дип билгеләде татар оешмалары җитәкчеләре. Инде мәгълүм булуынча, шушы көннәрдә Башкортстандагы ике татар мәктәбенең җимерелү хәлендә булуы ачыкланды һәм прокуратура аларны ябарга кушты. Мәктәпләрнең берсе - Бүздәк районындагы Тугай мәктәбе, икенчесе – Кырмыскалы районындагы Бозаяз урта мәктәбе.
XS
SM
MD
LG