Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд проблемасы үсә


Төркиянең тарихи проблемасы - көрд мәсьәләсе бу атнада кабат күперде. Моннан тыш, илнең сәяси һәм икътисади көн тәртибендә башка җитди проблемалар да бар.

Төркия һәм чит илләрдә баш күтәрүгә охшаган вакыйгалар булды. Төркиянең сәяси һәм экономик көнтәртибендә башка җитди проблемалар да бар. Глобал икътисад кризисы, сәясәтчеләр ни хәтле без чараларны күрдек дисәләр дә, Төркиягә дә килеп җитте. Ике атна элек бер американ долларының бәясе 1 лира 18 тиен булса, 23 октябрьдә 1 лира да 70 тиенгә күтәрелде. Эргенекон вакыйгасы дип аталган процес башланды. 86 кеше дәүләтне җимерү өчен террористик оешма төзүдә гәепләнә. Гәепләнүчеләр арасында пенсиядәге армия генераллары, журналистлар, бер партия җитәкчесе һәм университет профессорлары бар.

Бу атнада көрд мәсьәләсе тагын да куерды. Идән асты көрд партизан оешмасы ППК-ның төрмәдә тотылган җитәкчесе Абдуллаһ Өҗаланны кыйнадылар дигән хәбәрләр таралу белән көрдләрнең Демократик Җәмгият Партиясе ДТП белән төрле көрд оешмалары, шул исәптән гади көрд халкы көчле реакция күрсәтте. Истанбулда төрле районнарда 30-лап автомашинага ут төртелеп яндырылды, ике шифа йортына бомба ташланды.

ДТП-нең төрле шәһәрләрдә үткәргән митингларында Төркиядә тыелган ПКК-ның байраклары күтәрелде, ПКК һәм аның җитәкчесен яклаган шигарьлар әйтелде. Анталиядагы митигта чак кына көрдләр белән төрекләр арасында бәрелешләр чыга язды. Эчке эшләр министры Шаһин, бу протестлардан соң Өҗаланга карата начар мөгәмәлә юк, мондый хәбәрләр ялган, дип белдерде. Ләкин бу сүзләр генә көрдләрне тынычландырмады. Хәтта чит илләрдә дә протестлар булды, Һелксинкидагы төрек илчелек бинаснаы бомба ташланды. Һамбургта төрек кибетләренә һөҗүмнәр булды.

Премьер Рәҗәп Тайип Әрдоган үзенең вәзгыяьне үз контроле астында тотуын күрсәтү мәксаты белән булса кирәк, 20 октябрьдә Диярбакырдагы Диҗлә университетының ачылу тантанасында катнашты. Мәгълүм Диярбакыр көньяк көнчыгышта көрдләр иң күп яшәгән, халык саны берничә миллионлык бер шәһәр. Әрдоганның бирегә килүенә протест буларак башлыча бала-чага катнашкан демострацияләр үткәрелде, протест буларак ризин тәгәрмәчләр яндырылды, полиция хезмәтләренә ташлар белән һөҗүм ителде. Теге яктан шәһәр идарәсе чүпләрне җыймыйча, шәһәрнең чүплек төсен алуына сәбәпче булды. Бәлки иң мөһиме дә кибет хуҗаларының, протест буларак, кибетләрен ачмыйча рәшәткә белән ябулары иде. Бу хәл инде асылда Диярбакыр халкының соңгы сайлауларда байтак тавыш биргәннәре Әрдоганны да биредә теләмәүләренең, аның тәэсиренең калмаган булуының бер күрсәткече. Протестлар тик Диярбакырда гына түгел, Бингөл, Агры, Ван, Адана, Тунҗели, Батман, Сиирт, Шанлыурфа, Мардин, Шырнак һәм Һаккаридә дә оештырылды. Догу Баязытта исә бер демонстрант политция ачкан утта үтерелде.

ДТП лидеры Әхмәт Түркнең “1980-нче елдагы хәрби путч һәм көрд халкы һәм Төркия өчен сәяси, социал һәм мәдәни геноцидка сәбәп булды. ПКК да бу геноцид шартларында туды һәм үсте”, дип белдерүве сәяси киеренкелекне тагы да арттырды. Оппозитциянең иң зур партиясе Җөмһүрият Халык Партиясе лидеры Дәниз Байкал: “Диярбакырдагы вакыйгалар гәдәти бер нәрсә түгел, бер башкүтәрү пробасы, гыйсан”, дип белдерде. Премьер Эрдоган исә ДТП-не кечкенә балалар артына яшеренүдә гәепләвен дәвам итте.

Ләкин эш бу хәтле генә гади түгел, җитдирәк. ДТП белән ПКК арасындагы органик бәйләнешне инкарь итеп булмый. ДТП өстеннән констититуция мәхкәмәсендә ябылу таләбе белән дәвам иткән хөкем процессы бара. Соңгы протестлар ДТП-не ябу карары чыкса, тагын да җитдирәк вакыйгалар була алачагына ишарә итә. Димәк, саклык чараларын гына арттырып ике халык арасында тынычлык урнаштыру бик мөмкин кебек күренми. Әмма хөкүмәт әлегә иминлек чараларын артыру буенча гына сөйләшүләр алып бара.
XS
SM
MD
LG