Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барросо икътисадка бергәләп чара күрергә чакыра


Европа комиссиясе президенты Жозе Мануел Барросо дөнья икътисадый кризисыннан зыян күргән илләр халыкара финанс системасына бергәләп яңа кагыйдәләр булдырырга тиеш диде.

Бүген Пекиңда Азия һәм Европа җитәкчеләре саммитында чыгыш ясап Барросо зыян күргән илләр үзләрен саклау өчен ишекләрен бикләргә тиеш түгел диде.

Барросо тагын бер мәртәбә икътисадый проблемаларга бердәм рәвештә чара күрергә чакырды.

Финанс кризисының ширкәтләр керемнәрен киметүенә борчылулар сәбәпле Азия һәм Европа финанс базарларында бүген кисәк төшенкелек күзәтелде.

Русия финанс базарлары бүген 14-ләп процент, Европа финанс базарлары уртача 6-8 процентка төште.
XS
SM
MD
LG