Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК нефть чыгаруны киметә


Нефть чыгаручы илләр оешмасы ОПЕК нефть бәясе төшүне туктату өчен соңгы 2 ел чамасы вакыт эчендә беренче мәртәбә нефть чыгаруны киметү турында килеште.

Венадагы чираттан тыш җыеннан соң ОПЕК илләре министрлары алдагы айга көнлек нефть чыгару күләмен берярым миллион мичкәгә киметү турында килешүне игълан итте.

ОПЕК белдерүендә нефть бәяләренең моңарчы күрелмәгән тизлек белән төшә баруы әйтелә.

ОПЕК шулай ук нефть чыгаручы башка илләрне, шул исәптән Русияне дә нефть бәяләрен тотрыклыландыру өчен нефть чыгаруны киметергә чакырды.

Шулай да ОПЕКның бүгенге белдерүеннән соң Нью-Йорк базарында бер мичкә нефть бәясе берничә долларга төшеп 65 доллар чамасы калды. Июль аенда бер мичкә нефть бәясе 150 долларга якынлашкан иде.
XS
SM
MD
LG