Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

Чечняда 1 хәрби үтерелде


Чечня эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, республикадагы һөҗүмнәрдә 1 Русия хәрбие һәлак булган, 10 хәрби һәм милиционер яраланган.

Солдат көньяктагы Сержен-Юрт авылында бәйсезлек сугышчылары куйган минага юлыгып һәлак булган диелә.

Атнакич булган ул шартлауда тагын 2 солдат та яраланган.

Министрлык әйтүенчә, Гои-Чу авылында җиргә куелган мина шартлап 8 милиционерны яралаган.

Чечняда зур бәрелешләр тукталса да, бәйсезлек өчен кораллы көрәш алып баручыларның каршылык чаралары дәвам итә.

XS
SM
MD
LG