Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр: милиционер журналистны ялгыш үтергән


Русия тикшерүчеләре әйтүенчә, милиция хезмәткәренә тоткарланган журналист Магомед Евлоевны ялгышлык белән атып үтерү гаепләве белдерелгән.

Ингушетиядә хокук бозулар, канунсыз тоткарлаулар һәм үтерүләр турында язучы Интернет сәхифәсе хуҗасы Евлоев 31 августта башына атып үтерелде.

Аның үлеме Русиядә журналисларның имин булмавын яңадан игътибар үзәгенә чыгарды.

Русия баш прокуратурасы күзәтүе астында эшләүче тикшерү комитеты милиционер Евлоевка ялгыш аткан дип белдерде.
XS
SM
MD
LG