Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары торышы яхшыра дигәндә...


Үзбәкстанда кеше хокуклары барышына яхшы бәя биргән Европа Берлегенә каршы,Үзбәкстан хакимияте танылган кеше хокуклары активистың кулга алды.

2005 елда Әндиҗан вакыйгаларында протест чараларында катнашкан меңләгән кешәгә кырыс чаралар күргән өчен АКШ һәм Европа Берлеге, Үзбәкстанга чикләүләр керткән иде. Әлеге канлы фаҗигада, сакчыларның халыкка ут ачуы сәбәпле йөзләрчә кеше һәлак булган иде. Бу вакыйгадан 3 ел узуга тынычланып килгән илдә, хәлләрнең үзгәрә баруын күзәткән көнбатыш илләре, Үзбәкстанга чикләүләрне калдырырга карар кылган иде.

Ләкин Үзбәкстаннын, Европа Берлегенең бу адымына каршы җавабы, Агзам Тургунов башка кеше хокуклары активистлары кебек хөкүмәтне тәнкыйтьләгәннәрне кулга алу булды.

Бу ел башында Йосыф Җума исемле бер язучы, президент Ислом Кәримовка, "инде вазифадан чигенергә вакыт җитте" дип белдергәне өчен кулга алынган иде.

Күренекле журналист Наталья Бушуева исә, салым түләмәүдә гаепләнеп илдән куылды.

Шул ук вакытта Азатлык һәм BBC кебек чит ит мәгълүмат чаралары да, Үзбәкстаннан чыгарылды, хәбәрчеләре кара исемлеккә кертелде. Кеше хокуклары күзәтүчеләренә илгә керү тыела.

Шул хәлләргә карамастан, хөкүмәт өчен яхшыга таба үзгәрешкә этәргеч булыр өмете белән Үзбәкстанга булган чикләүләр гамәлдән чыгарылган иде. Шулай итеп, үзбәк рәсмиләрен чит илләргә виза алуда кертелгән чикләүләр калдырылды. Әлеге вакыйгадан әле 3 көн узмады, Үзбәк хакимияте кеше хокуклары активисты Агзам Тургуновны кулга алды.

Агзам Тургуно
Агзам Тургунов рәсми теркәлмәгән "Мазлум" (кыерсытылган халыклар) оешмасының башлыгы булып эшли. Тургунов Үзбәкстаннын Каракалпак автоном төбәгендәге мәхкәмәдә ришвәтчелек белән гаепләнеп кулга алынды.

Тургунов хөкүмәтнең бу гаепләүне, үзенең кеше хокуклары өчен биргән көрәшенә җәза буларак юнәлдерелүен белдерә. Башка бер кеше хокуклары активисты булган Диларәм Ишакова, аңа бирелгән бу хөкүм карарын, Европаның яхшы ниятенә каршы бер бүләк буларак атады.

"Аның кулга алынуы, әлбәттә, кеше хокуклары буенча алып барган эшләренә һәм шәхси эшчәнлегенә бәйле. Монда кешене борчыган, шушы чикләүләрне алып ташланганнан соң, Үзбәкстанда бик зур уңай үзгәрешләр була дигән сүзләрне ишеттереп торып, хакимиятнең мондый гамәл кылуы, чикләүләрне калдыручыларны яклап һәм кеше хокуклары белдерүен бәйрәм иткән кешеләргә каршы бу хөкүмәтнең бүләге булды", диде ул.

Кеше хокуклары адвакоты Сурат Икрамов исә вакыйга турында фикер болай бәян итте:

"Гаделсезлеккә очраган бары тик Тургунов гына түгел. Үзбәкстанда йөзләрчә кеше, тынычлыкны, динни яклаучылар, кеше хокуклары активистлары һәм журналистларга янаган хәл бу. Ләкин бу болай дәвам итә алмас. Кемдер моңа җавап бирергә тиеш" ди ул.

Тургунов, 10 ел төрмә җәзасына хөкем ителгәндә, бер төркем кеше хокуклары активисты милиция тарафыннан кулга алынган кеше хокуклары активисты Музаффәр Тучиевнең үлү сәбәбен тикшерелүен сорап урам җыены уздыра.

Чараны оештыручылар аның үлемендә җаваплы кешеләр мәхкәмә алдына чыгарылганчыга кадәр, бу чараны дәвам иттерәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG