Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Танылган җырчы Мөслим Магомаев вафат булган


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә озакка сузылган авырудан соң 66 яшендә танылган җырчы Мөслим Магомаев вафат булган.

1942 елда Азәрбайҗан башкаласында туган җырчы 60-нчы елларда башта опера, аннары совет эстрадасында зур танылуга иреште.

Магомаевның вафаты уңаеннан, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Русия президенты Дмитрий Медведев туганнарының кайгысын уртаклашты.

XS
SM
MD
LG