Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Беларус президентлары очрашты


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Мәскәү янындагы утырмасында Беларус президенты Александр Лукашенка белән очрашты.

Очрашуда ике яклы мөнәсәбәтләр һәм дөнья финанс кризисы тикшерелгән.

Киләсе айда Вашингтонда үтәчәк икътисад саммитын искә алып, Русия президенты бу җыен алдыннан "Беларус кебек якын күршеләр белән күрешеп сөйләшү" теләген әйтте.

Җомга көнне Медведевның матбугат вәкиле Русия президентының Вашингтон саммитында катнашачагын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG