Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда Азия-Европа очрашуы тәмамланды


Пекин – Кытай башкаласында бүген Азия-Европа очрашуы дип аталган ике көнлек җыен тәмамланды. Ике елга бер үтә торган бу җыенда Европа Берлегенә кергән 27 ил һәм Азиянең 16 дәүләте катнашты.

Җыенда климат үзгәрүдән алып икътисади үсешкә кадәр төрле мәсьәләләр тикшерелде. Төп игътибар дөнья финанс кризисына бирелде.

"Европа һәм Азия дөнья кризисы вакытында Пекинда очрашты, - диде Еврокомиссия президенты Мануэл Баррозу. – Бу вазгыятьтә безгә чынлап та бер такым булып эшләргә кирәк. Ике көн элек әйткәнемчә, без я бергәләп йөзәбез, я бергәләп батабыз."

Пекин җыены 15 ноябрьдә Вашингтонда үтәчәк дөнья кризисына багышланган саммитка әзерлек чарасы дип карала. Ул саммитта дөньяның 20 алдынгы иле катнашыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG