Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия грузин авылын утка тотуын кире кага


Тифлис – Грузиянең эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Абхазия чигендәге грузин авылында район идарәсе башлыгы Гиа Мебония һәм тагын бер җирле кеше минада шартлап һәлак булган.

Грузия рәсмиләре әйтүенчә, узган төндә Мужава авылы абхаз ягыннан утка тотылган. Район башлыгы авылга тигән зыянны тикшерергә килгән булган.

Абхазиянең Гали районы милиция башлыгы Лоуренс Когония бу авылның утка тотылуын кире какты. Аның сүзләренчә, минада шартлап һәлак булган җирле кеше тимер-томыр җыеп-сату белән шөгельләнгән булган.

XS
SM
MD
LG