Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Демократия тарафдарлары авторитар хөкүмәтләрдән гадел сайлаулар таләп итә. Тегеләре еш кына, башта үзегезне белегез, ди. Көнбатышның үзендә сайлаулар камилме?

Көнчыгыштагы хәрәмләшүле сайлаулар турында Көнбатыш кешесе ишетеп-белеп тора. Чөнки ул сайлауларны йөзләгән халыкара күзәтүче күзәтә. Тавыш бирү вакытындагы тәртип бозлулар, хәрәмләшүләр турында Көнбатыш мәгълүмат чаралары тәфсилләп хәбәр итә.

Көнбатыш Көнчыгыштагы җитешсезлекләрне күрә, үзенекен күрми, дигән тәэсир калырга мөмкин. Ялган тәэсир. Көнбатыш үзен тагы да күбрәк тәнкыйтьли.

Көнбатышта демократиянең камил булуына бик сирәк кеше инана. Сайлаулар бер-бер артлы шома гына үтеп торса да, җитешсезлекләр җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгеннән төшми. Көнбатыш кешеләрен нәрсә борчый соң?

Көнчыгышта – хәрәмләшү

Нигездә, шул ук сораулар. Алар биргән тавышлар нәрсә дә булса хәл итәме, сайланган кешеләр аларның мәнфәгатен кайгыртамы, һәм гомумән, демократия чынлап та, идарәнең иң яхшы рәвешеме?

Ә менә Көнчыгышта иң борчыган мәсьәлә булган хәрәмләшү Көнбатышта төп мәсьәлә түгел. Дөрес, андый хәлләр Көнбатышта да булгалый, мисал өчен, 2004 елда АКШта президент сайлау. Ләкин гомумән алганда, бу хәлләр чыгарма булып тора.

Көнбатыш демократиясен күпкә ныграк борчыган әйбер – кешеләрнең сайлауларга битарафлыгы.

Көнбатышта – битарафлык

Америкада соңгы 50 елда сайлауларда катнашу дәрәҗәсе елдан-ел кими бара. 1960 елда бу күрсәткеч 67% булса, 1996-да 51% булган. Кайвакытта сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш бирүдә катнашмый.

Кризис вакытларында катнашу дәрәҗәсе арта. Мисал өчен, 1982 ел төшенкелек вакытында, я исә 2004 елда Гыйрак сугышы вакытында 61% булган. 2008 сайлауларында да якынча шул сан көтелә.

Конгресс сайлауларында катнашу дәрәҗәсе тагы да түбәнрәк – 40% чамасы.

Сәясәт галимнәре, ни өчен ирекле сайлау мөмкинлеге булган илләрдә кешеләр бу форсаттан файдаланмый, дип баш вата.

Битарафлык муллыктанмы?

Иң кайнар яклау тапкан аңлатманың берсе – Көнбатышта кешеләр мул яши, тормышлары белән кәнәгать, сайлауга барып, нәрсәдер үзгәртү өчен аларга бик җитди сәбәп кирәк.

"Әгәр сайлаулар алдыннан киеренкелек, бәхәс булса, тавыш бирүдә канташу арта, - ди Пол Һерннсон, Мэриленд университеты каршында американ сәясәте үзәге җитәкчесе. – Әйтик, быелгы сайлаулар, финанс кризис аркасында, киеренке булачак."

Вашингтондагы Американ университеты каршында сайлаулар тикшерү үзәге җитәкчесе Куртис Ганс бу фикер белән килешми. Сайлаучыны тавыш бирүдән сәяси систем белән кәнәгать булу түгел, аның киресе тотып кала, ди ул.

"Сайлауда иң сирәк катнашкан кешеләр ул – томышның иң төбендә булган, керемнәре аз, укымышсыз, олы яштәге кешеләр, – ди Ганс. – Кешеләрнең сайлауда катнашмавын аларның кәнәгатьлеге белән аңлаткан бер тикшерү дә юк."

Телевидение биздерә

Сайлаучыны сайлау көнендә өендә тотып калган башка сәбәпләр дә бар.

Мисал өчен Америкада сайлаучы үзеннән-үзе теркәлми, теркәлү өчен ул мөрәҗәгать итергә тиеш. Күп кенә кешеләр моны эшләргә иренә. Кайбер белгечләр фикеренчә, шушы сәбәп аркасында катнашу дәрәҗәсе кимендә 5% төшә.

Көнбатышта халыкның сәясәт белән кызыксынуын киметкән тагын бер әйбер – телевидение, ди белгечләр.

"Телевидение кешене җәмгыятьтән аерып алып, бүлмәсенә бикли, аңа көне-төне тамаша күрсәтә, - ди Ганс. – 300 каналның 290-нын сәясәт белән баш ватмыйча көне буе карап була. Интернеттагы миллионлаган сәхифәләрдә дә сәясәт беренче урында түгел."

Нәтиҗәдә АКШта сайлау хокукы булган 18-19 яшьлек үсмерләрнең тавыш бирергә ни бары 11% бара.

Көнбатыш Европада катнашу дәрәҗәсе шулай ук кими, ләкин АКШ белән чакыштырганда күпкә югарырак.

Моның сәбәбе дип Европадагы парламент системы атала. Европа хөкүмәтләре даими таралып тора, вакытыннан алда сайлаулар үткәрелә. Мондый кризис һәм гадәттән тыш вазгыять шартларында сайлаучылар сайлауда күбрәк катнаша.

Демократия – халык коралы

Шулай да, Көнбатыш демократиясе авторитар хакимияттән арынырга теләгән Көнчыгыш халыклары өчен үрнәк була аламы? Я исә андый режимнар Көнбатышка, башта үзегезнең өегезне тәртипкә китерегез, дип әйтергә хаклымы?

"Американ демократиясенең искитәрлек яхшы яклары да, гамәлгә куюда авырлыклары да һәм камилләшү өчен урыны бар, ди Һеррнсон. – Демократия ул хөкүмәтне һәм кешеләрнең тормышын яхшырту өчен даими көрәш."

Башкача әйткәндә, демократия ул – халыкның коралы, тормышны яхшырту чарасы. Һәр илнең халкы аны үзенчә куллана, кулыннан килгәнчә камилләштерә. Үзенә яхшырак хөкүмәт булдыру максаты белән.

XS
SM
MD
LG