Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данлыклы боралакта 4 кеше үлде


"Ми-17" боралагы егылды. Гадәттән-тыш хәлләр министрлыгы фотосы.
"Ми-17" боралагы егылды. Гадәттән-тыш хәлләр министрлыгы фотосы.

Казаннан 15 чакрымдагы Яңа Тура авылы янында "Ми-17" боралагы егылып төште. Дүрт кеше һәлак.

Очкыч Казан боралаклар заводыныкы (“Казан вертолет заводы”) булган. Ул сынау очышлары ясаган вакытта килеп төшкән. Ә заводның рәсми вәкилләре "Ми-17" моңарчы ышанычлы булуы белән аерылып торды, ди иде. Ул 50 миллион имин очу сәгате белән үзен аклаган булган. "Ми-17" юлчы ташу, йөк ташу, хәрби-йөк, салон, очкыч-хастаханә өчен биш төрдә чыгарыла.


Икенче пилот сикереп калган

Петр Чумаков командалык иткән экипажда биш кеше булган. Командир үзе һәм штурман Борис Макаренко, бортинженер Фәрит Хөснимәрдәнов, әйдәп баручы мөһәндис (инженер) Максим Иванков һәлак булган. Ә икенче пилот Ринат Галимов исә парашют белән сикереп исән калган. Тик ул умырткасын сындырып, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Бу турыда сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Төшкән боралак янына 131 коткаручы килгән

Яңа Турада коттеджлар урнашкан. Боралак ике коттедж арасына төшкән. Авыл кешеләренә һәм торакларга зыян килмәгән. Һәлакәт булган урынга 131 кеше, 36 техника берәмлегендә коткаручылар килгән.


Агач эшкәртүчеләрдән боралак ясаучылар

Боралаклар заводы 1933 елда агач эшкәртү берләшмәсе булып ачылган булган. Сугыш вакытында җиңел “самолет” очкычларга күчкәннәр. 1951 елда боралаклар ясый башлаганнар. 1956 елдан бирле аларны чит илгә чыгаралар. 1965 елдан соң "Ми-8" исемле дөньякүләм танылган боралаклар чыгара башлый. Аннары шуның яңа версиясы "Ми-17" барлыкка килгән.

"Һөнәре буенча иң яхшысы"

Һәлакәт якшәмбе көнне булды. Ә шимбә көнне “Казан вертолет заводы”нда яшь хезмәткәрләр арасында “Һөнәре буенча иң яхшысы” исемен алу өчен һөнәри осталык бәйгесе узган иде. Авиатөзелеш районы хакимияте матбугат хезмәте әйтүенчә, бәйгедә 29 яшькәчә булган хезмәткәрләреннән торган Казан районнары командалары катнашкан. Алар токарь, фрезерчы, слесарь-инструментчы, тимерче, электр белән эретеп ябыштыручы кебек һөнәр осталары.

XS
SM
MD
LG