Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар Җәмигъ мәчете хезмәткәрләре эш офыкларын киңәйтә


Дин әһелләре каршына заман яңа таләпләр куеп тора. Бәлештән - бәлешкә йөреп кенә, вәгазьләр сөйләп утыру заманасы узып бара.

Студентлар аудиториясе, солдатлар, хәрбиләр – һәркайда да мөселманнар бар.

Самар юридик институтында да 200-гә якын мөселман егет белем ала икән. Самар Җәмигъ мәчетенең аксакалары шул уку йортында мөселман студентлары белән очраштылар. Әңгәмәдәшебез элеккеге Совет армиясе полковнигы, бүгенге көндә намазлык карты Идеал Галәутдинов:

“Берничә көн элек Самар юридик институтының башлыгы генерал-майор Александр Горожанин чакыруы буенча бер төркем мәчет вәкилләре мөселман студентлары белән очрашырга бардык. Институтта Русиянең 50 төбәгеннән яшьләр укый. Кавказ ягыннан да егетләр күп. 200-гә якын мөселман студентлары белем ала. Төрле мәсхәбтә булган мөселман яшьләре бик күп сораулар яудырдылар. Һәрберсенең үз мәнфәгате, үз карашы. Кавказ егетләре институтта кизү торуны, идән юууны кабул итеп бетермиләр. Ләкин дә алар бер нәрсәне исәпкә алмыйлар. Алар хәрби присяга кабул иткәннәр, хәрби уку йортында белем алалар. Иң мөһиме шунда ки, 200 мөселман студенты ислам белән бик өстән генә танышлар. Шундый килешүгә килдек, аена берничә мәртәбә юридик институтта Ислам дәресләрен бирүне оештырырга.

Бу юнәлештә имамнарыбызга эш җитәрлек. Кызганыч, мөселман студентлары өчен намаз укый торган, гыйбадәт кыла торган урыннары юк. Ләкин дә институт башлыгы Александр Горожанин әйтүе буенча, быел мөселман яшьләре өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылачак. Менә шунда инде җомга намазларын уку күздә тотыла.

Студентлар беренче мәртәбә безнең мөфтине күрделәр, беренче мәртәбә мөфти сүзнен ишеттеләр. Бик күп сорауларына җавап таптылар. Бу мөселман балалары өйләрендә Әгүзе, Бисмилла ишеткән кешеләр, араларында намаз укучылары да шактый. Александр Горожанин әйтүенчә, Кавказдан килгән яшьләр үзләрен мөселман дип санасалар да, Коръәнне бик аз беләләр.

Институт бик зур, анда өч меңгә якын кеше укый, шул өч меңнең 200-се мөселман яшьләре. Шул ике йөз мөселманның өчтән бер өлеше татар балалары, ләкин дә алар бер-берсе белән тату яшиләр. Анда эшләр күп, киләчәктә юридик институтта студентларны Ислам дине белән таныштыру күздә тотыла”, диде Идеал Галәутдинов.
XS
SM
MD
LG