Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глобаль икътисади кризис сәбәпле Кытайда 3 миллион кеше эшен югалта


Пекин - Дөньядагы икътисади кризис сәбәпле, Кытайда зур эш коралмалары бер-бер артлы ябыла башлады. Нәтиҗәдә 3 миллион кешегә эшләрен югалту куркынычы яный.

Кытайның чит илләргә мал җитештереп саткан Гуаңдоң вилаяте, кризистан иң күп зыян күргән икътисади зоналарның берсе булуы белдерелә.

Гуаңдоң, Кытайда электроник әйберләр, уенчык һәм кием-салым җитештерүнең алдынгы сафында тора.

Ирландианең "Irish Sun" исемле газетасында дөнья күргән хәбәрдә, җитештерү чыгымнарының артуы белән Кытайның сәүдә уртагы булган Европа Берлеге һәм АКШтан товарларга булган ихтыяҗның кимүе, төбәктәге мал әйләнешенә зур зыян салды диелә.

Гуаңдоң вилаятенең үзәге Доң-гуан һәм Шенҗен шәһәрләрендәге 45 мең корылмада эшләгән эшчеләрнең эшләрен югалтачагы фараз ителә. Чит илләрдән килгән мал таләбенең дә, икътисади кризис сәбәпле 30 %ка кимиячәге фаразлана.

Газет хәбәрендә, корылмаларның киләсе гыйнвар аенда, Кытайда, яңа ел чаралары вакытында ябылу күз алдында тотыла диелгән.
XS
SM
MD
LG