Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда юбилейлар ничек үтә?


Узган атна азагында шагыйрь Роберт Миңнуллин 60 яшьлек юбилеен зурлап үткәрде. Ә бу атна башында Казан язучы Нурихан Фәттахны искә ала.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 60 яшьлек юбилеена бик ныклап әзерләнгәннәр булса кирәк. Бәйрәм бик купшы үтә, тагын бер әйбер бар, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында иң-иңнәр генә иҗат кичәсе үткәрә диләр.


Роберт Миңнуллинның “Яшь бара бит, егетләр!” исемле иҗат кичәсе балаларның юбилярның шигырьләрен уку белән башланып китте. Шагыйрь бик күп премияләргә лаек булган, күп кырлы шәхес. Моны залга күз салып аңларга була, аны котларга түрәләр, шагырь-язучылар, сәнгать әһелләре, галим-голәмәләр, танылган җырчылар, килгән иде. Алар Роберт Миңнуллинның төрле өлкәдә кайнавын монда килүләре белән һәм кайберләре сәхнәгә чыгып та әйтте.


Юбилей кичәсенең башында татар эстрадасының билгеле яшь җырчылары шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Җыр-көй арасында Роберт Миңнуллинны Татарстанның Дәүләт Шурасы рәисе, кичәнең төп героеның дусты Фәрит Мөхәммәтшин котлады, күкрәгенә бик аз кешеләргә генә бирелә торган түштамга такты.


Роберт Миңнуллинның туган ягы – Башкортстан. Шуңа монда җырчы Салаваттан башлап, күрше республикадан кунаклар бик күп иде. Котлау өстенә котлау, җыр-моң агыла торды. 60 яшен тудыручы шагыйрьгә Русия президенты Дмитрий Медведев та котлау телеграммасы җибәргән.


Изге теләкләрне Роберт Миңнуллинга коллегалары, язучылар, шагыйрьләр әйтә торды, аның артыннан популяр татар җырчылары Зилә Сөнгатуллина, Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Сәхәбиева, Ринат Ибраһимов, Венера Ганиева, Салават, Айдар чыгыш ясады. Иҗат кичәсе “Хыял” хоры башкаруында “Батырлар” җыры белән тәмамланды. Моның белән Роберт Миңнуллинның юбилей бәйрәме төгәлләнде түгел әле, икенче көнне ул якын дуслары, коллегалары белән туган көнен “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үткәрде. Анда катнашучыларга игътибар иткәндә, Робер Миңнуллинның иң-иң шагыйрь, тәэсирле җәмәгать эшлеклесе булуына тагын бер кат инанып куясың.

Кино турында…


Үткән атна ахырында Татарстанның мәдәният министрлыгында республиканың кинематографистлар корылтае узды. Бу чарада мәдәният Министры Зилә Вәлиева да катнаша. Төп сүз “Татарфильм” киностудиясен оештыру турында барды. Әлеге җыеннан нәтиҗәләренә караганда татар киносының киләчәк өметле күренә.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!..

27 октябрьдә Камал театры бинасында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Нурихан Фәттахны искә алу кичәсе уза. Исән булса билгеле язучы 80 яшьлек юбилеен шулай ук зурлап үткәргән булыр иде.

XS
SM
MD
LG