Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хөкүмәтеннән илдәге эре банкларга 125 миллиард долларлык ярдәм


Вашингтон - АКШ хөкүмәте бу атнада Американың 9 зур банкына 125 миллиард долларлык акча ярдәме кертәчәк. Бу хакта Финанс министрлыгы сүзчесе Давид Налсон белдерде. Ул икътисади кризистан зыян күргән банкларны коткару максатында 250 миллиард долларның яртысын тәшкил иткән акчаның бу атна эчендә банкларга биреләчәген белдерде. Алар арасында Citigroup, JPMorgan Chase, Bank of America, State Street кебек зур банклар бар.

Калган 125 миллиард доллар акча исә кечкенә банкларга бүленеп биреләчәк.

XS
SM
MD
LG