Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:37

Дары заводында шартлау вакытында үлгәннәрне Тәтеш, Кукмара, Мамадышта күмделәр. Тагын бер кеше хастаханәдә үлде.

Дүшәмбе көнне шимбәдә һәләкат булып чыккан янгыннан соң тагын бер талип үлгән. Татарстан республика клиник хастаханәсендә 19 яшьлек Александр Носов бакыйлыкка күчте. Шулай иттереп шартлаудан үлгән мәетләр саны бишкә тулды. Әмма бу соңгы чик булырмы?

Чөнки шул ук хастаханәдә реанимациядә тагын өч зур зыян күргән кеше кала. Шулардан икесенә үлем куркынычы янап тора. Чөнки 95 процент тәннәре пешкән.

Казан дары заводында шартлау булып бер цехта янгын түшәм һәм дивар җимерелгән иде. Шартлау йөк бушаткан вакытта булган. Гадәттән-тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимереклекләр астыннан завод хезмәткәрләрен һәм пратика узучы КДУ, КДТУ таләбәләре мәетләрен чыгарган.

XS
SM
MD
LG