Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент депутатларны пешерә


Узган җомга Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Русия парламентындагы республикадан сайланган депутатлар һәм сенаторларны җыйды.

“Ведомости” газетасы хәбәренә караганда, күптән түгел республика хакимияте Радий Хәбировны эшеннән алуны сорап Русия президентына хат юллаган булган. Аны дәүләт думасындагы Башкортстаннан сайланган 15 депутатның 10-сы имзалаган. Алары да Мәскәүгә кайту белән имзаларыннан баш тартуларын белдергәннәр. Узган җомга җыелу нәкъ шул - депутатларның “тәртип бозуы” уңаеннан.

Интернетның “Ревинформ” сәхифәсе Мортаза Рәхимов кайбер депутатларны Мәскәүгә сатылуда гаепләвен һәм аларны чакырту мәсъәләсен кую белән куркытуын хәбәр итә. Әлеге уңайдан җыелышта катнашкан республика парламенты башлыгы Константин Толкачев: “Депутатлар сайланган округларда аларга каршы тавыш җыелса һәм ул сайлаулардагы тавыштан күбрәк булса, депутатларның вәкаләте бетә”, дип аңлаткан.

Рәсми чаралар исә ул җыелышта гомумдәүләт һәм төбәк проблемалары күтәрелүен хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG