Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Нурихан Фәттахның 80 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе оештырылды.

27 октябрьдә Галиәсгар Камал театрында узды ул. Нурихан аганың 60 еллык иҗат кичәсен исә мәдәният министрлыгы да, язучылар берлеге дә үткәрергә теләмәгән. 70 еллыгын исә Г.Камал театрында зурлап билгеләп үтәләр. Аны анда бөек хан итеп күтәрәләр. Үзе исән булмаса да, 80 еллыгы милли бәйрәм рухында узды.

Н.Фәттах татар халкына “Кичү”, “Мөдир Саҗидә”, “Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” кебек әдәби-тарихи романнары, “Шәҗәрә”, “Язык богов и фараонов” исемле фәнни китаплары белән танылды. Юбилее уңаеннан 2003 елда ук нәшрияткә тапшырылган “Дөньяның борынгы телләре” дип исемләнгән яңа фәнни хезмәте дөнья күргән.

Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева язучы турында болай диде:

“Нурихан аганың тулы җыентыгын чыгару эшен башларга тиешбез. Чөнки бөек язучының бай мирасы көннән-көн ачыклана бара. Нурихан Фәттах беркайчан да кеше белән көрәшмәде. Ул заман белән көрәшеп яшәгән кеше. Дөрессезлек белән көрәшеп яшәгән кеше. Ул дөреслекне татарга гына түгел, башка халыкларга да җиткерде. Бу көрәш – иң изге көрәш”.

Искә алу кичәсендә язучы белән аралашып яшәгән каләмдәш дусларына да сүз бирелде. “Нурихан Фәттах беренче тарихи романнарыннан ук әдип исемен яулаган шәхес. Фәттах – төрки-татар тарихына беренче булып роман язган кеше. Фәттах - фатир алмыйча, беренче булып үз кулы белән болын кадәр йорт салып кергән татар язучысы. Фәттах – язучылар арасында тәмәке тартмыйча, аракы эчмичә гомер кичергән бердәнбер кеше. Беренчеләрдән булып балаларына ана телендә дәрес биргән кеше. Татар булып саналыр өчен балаларның гына татарча белүе җитми, оныкларың да татарча белергә тиеш. Менә Фәттахның оныклары да татарча сөйләшә, татарча укый, татарча яши. Менә шундый ул Фәттах!”, диде язучы Рабит Батулла.

Г. Камал театры артистлары Н.Фәттахның “Сармат кызы Сәринә” пьесасыннан бер өзек уйнады. Видеотасмадан, алдагы елларда сәхнәләштерелгән “Итил суы ака торур”, “Кол Гали” әсәрләреннән, күренешләр дә күрсәтелде.

Руфина Фәттәхова
Кичә барышында Нурихан Фәттахны искә алучы һәр кеше язучының тормыш иптәше Руфина ханымга зур рәхмәтләр әйтте. Чөнки татар халык мәкалендәгечә, “ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын-кыз”. Руфина Фәттахова үзе исә: “Нурихан турында барысы да дөрес сөйләде. Мин бер генә ялгышлык китте дип уйлыйм. Нурихан Руфина булса да, булмаса да, шундый ук язучы булыр иде”, дип җиткерде.

Нурихан аганы олылап килгән тамашачылар, бигрәк тә яшь буын, аның тере тавышын ишетте.

“Үз халкына, тарихына, батырларына кеше беркайчан да битараф булмаган. Теләсә нинди халыкның башкалар тарафыннан йотылмыйча калуында, мөстәкыйль яши алуында, милли аңны үстерүдә тарихның роле бик зур. Үзенең кем нәселе, нинди халык булуын яхшы белгән кеше беркайчан башкалар алдына каушап та калмас, үзен алай-болай кимсетергә теләүчеләр булса, андыйларга кирәкле җавапны да табар”. Нурихан Фәттахның исән чагында әйтелгән әлеге сүзләре Камал сәхнәсеннән васыять буларак яңгырады.

XS
SM
MD
LG