Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обаманы үтерергә планлаштырган булганнар


Нью-Йорк - Америкада 18 һәм 20 яшьләрендә ике яшь егет, демократлардан президент намзәте булган Барак Обаманы үтерергә җыену гаебеннән бүген мәхкәмәгә тапшырылды.

АКШ рәсмиләре ясаган белдерүдә, машиналарында күп санда корал булу сәбәпле кулга алынган ике кешенең, Теннесси́ штатында, күпчелеген каратәнле американнар тәшкил иткән бер мәктәптә, 100дән артык каратәнлене үтерергә планлаштырулары ачыкланган.

Аларның, мәктәптә күмәк үтерү һөҗүмен оештырганнан соң, ахырда Обаманы үтерергә планлаштырган булуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG