Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Татарстанда студентлар һәм укучылар арасында наркотикка тикшерү уздыру ихтыяри диелсә дә, чынлыкта аны үтмәү нинди нәтиҗәләргә китерәчәген чамалау авыр түгел.


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең Русиядәге барлык югары уку йортлары һәм мәктәптәге өлкән сыйныф укучылары наркотикка тикшеренү узарга тиеш диюе төрлечә кабул ителә.

КДУның II курс студенты Ренатка уку елы башлану белән наркотик куллану-кулланмауга тикшерү узарга тәкъдим ителгән. Ул моңа каршы түгел.

“Бу яхшы. Чөнки наркоман икәнне белсәләр ул кешене куып чыгарачаклар. Минем наркоманнар белән аралашасым килми”, ди ул.

Башка кайбер студентлар исә мәҗбүр итү булырга тиеш түгел, чөнки бу авыр кабул ителә дигән фикердә тора. Мисал өчен Казан мәдәният һәм сәнгать университеттыннан Эльмира:

“Безгә башта кызык кебек тоелды, әмма тикшерү башлангач кыен булды”, ди.

Шәймиев исә бу алым наркоманиягә каршы көрәшнең яхшы ысулы булып тора дип саный. Әгәр 1990 еллар белән чагыштырганда, наркоманнар саны азайды диелсә дә, чынлыкта Русиядә аларның саны һаман артуга бара.

Әлбәттә Шәймиевнең тәкъдиме әлләни яңа түгел, узган елны Мәскәү мэры Юрий Лужков та барлык югары уку йортлары студентларына мәҗбүри тикшерү кертелергә тиешлеген әйткән иде. Аның бу тәкъдиме бернинди канун рәвешендә беркетелмәде. Әмма Русия баш эпедимиологы Геннадий Онищенко һәм кайбер Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан яклау тапты.

Мәскәүнең баш наркологы Евгений Брайн да тикшерү уздыру тәкъдимен хуплый.

“Бик яхшы эш. Чөнки мондый тест узарга кирәклеге яшүсмерләрне үзеннән-үзе тәрбияли. Алар кулланырга микән - юк микән дип уйлана башлый”, ди ул.

Ләкин Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Владимир Лукин наркотикка тикшерү уздыруга бик сакчыл карарга кирәклеген искәртә. Ягъни, тикшерү Русия кануннары нигезендә булырга һәм кешене кимсетмәскә тиеш дигән фикердә тора, Лукин.

Хокук белгече Александр Страшун исә тикшерү уздыру гадәти әйбер кебек кабул ителү мәҗбүр, ди.

“Минем уйлавымча, монда бернинди куркыныч нәрсә дә юк. Мисал өчен, машина йөртү таныклыгын алыр өчен психология-наркология диспансерында хисапта тормыйм дигән белешмә алырга кирәк. Ә студентларга килгәндә, аның кайда укуы һәм кем булырга әзерләнүен истә тотылырга тиеш. Әгәр ул табиб булырга укый икән, кемнең инде наркоман табибта дәваланасы килсен”, дигән фикердә тора Страшун.

Татарстанда наркотикка тикшерү уздыру ихтыяри дип әйтелсә дә, чынлыкта аны үтмәгән студентларга басым бара. Кайбер уку йортларында ул тикшеренүне узмаган студентлар исемнәрен университет газетасында бастырып чыгарганнар.

“Алар аны ихтыяри тикшерү дип күрсәтәләр, әмма каршы килә башласаң алай түгеллеген аңлыйсың. Мисал өчен шуның нәтиҗәсендә имтиханнарны бирә алмавың бик мөмкин. Тикшерү узмыйм дию, ул инде хакимияткә каршы чыгу була. Һәм андыйлар саны бик аз”, ди Казандагы наркоманнар өчен тернәкләндерү үзәге психологы Альберт Зарипов.

Шундый батырлыкка баручыларның берсе – Казан дәүләт технология университеты студенты Михаил Киндер турында берничә ай элек барлык Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары язды.

19 яшьлек Киндер аны наркотикка тикшерү узарга мәҗбүр итәләр һәм бу тестны үтмәү сәбәпле, имтиханга кертмиләр дип мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Ләкин бу хәл яңгыраш алгач, университет барысын да тиз генә “җайлап куйды” һәм Михаил үз шикәятен алды.

Наркотик тикшеренүләренә каршы булучылар, бу алымның уңай нәтиҗәсенә шикләнә. Рәсми мәгълүматлар күрсәткәнчә, тикшерү барышында бары 0,3% студент һәм укучының наркотик куллануы билгеле булган.

“Чынлыкта анддыйлар саны аз ачыклана. Ә тикшерү уздыру өчен тотыла торган акчалар бик зур. Шуңа беренче чиратта, бу чараларны уздыру чыннан да мөһимме икән”, ди Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.

Шул ук вакытта Русиядә әле наркоманнарга караш бу чараларның никадәр куркыныч булуын күрсәтә. Университетлар аларга ярдәм итәчәген белдерсәләр дә, студентлар наркоманны инде үз тиңе кебек кабул итмиячәк.

“Әгәр чыннан да бу чаралардан ниндидер файда булса, мин аларның уздырылуында начар әйбер күрмәс идем. Әмма бүгенге җәмгыятьнең наркоманиягә карашын искә алганда, ул кешегә гомерлек кара тап булып калачак”, ди Зарипов.

XS
SM
MD
LG