Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның зур интернет ширкәтләре сүз иреген яклый


Сан Франсиско - Дөньяның зур интернет ширкәтләре, хөкүмәтләрнең сүз иреген кысыуна каршы глобаль чаралар күрергә әзерләнә. Интернеттагы Google, Yahoo һәм Microsoft кебек зур ширкәтләр интернетта кеше хокукларын саклау өчен яңа этик кагыйдәләр билгели.

Бу чаралардан берсе буларак, интернеттагы мәгълүматның иминлеген булдыру. Глобаль интернет челтәре интернет хезмәте тәкъдим иткән ширкәтләргә кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклап калырга, аны хөкүмәтләргә бирмәскә чакыра. Интернет ширкәтләрне мондый чара күрергә, соңгы вакытларда кеше хокуклары тәнкыйтьчеләренең Yahoo һәм Google кебек ширкәтләрнең хөкүмәткә каршы булган кешеләрне ачып бирүдә Кытай хөкүмәте белән хезмәттәшлек итә дигән гаепләүләрнең арта баруы этәргеч булды диелә.

XS
SM
MD
LG