Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсе икътисади үсеш юлында


Һәрхәлдә, Өлкә башлыгы Сергей Морозовның матбугат конференциясендәге чыгышы шундый тәэсир уятырлык булды.

Бу очрашу Өлкә матбугатының беренче фестивале кысаларында оештырылган иде. Ә фестиваль үзе “Симбирские губернские ведомости” газетасы чыга башлауга 170 ел тулу уңаеннан әзерләнгән.

Губернатор әйтүенчә, агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, икътисади җитештерү индексы 7 процентка арткан. Бигрәк тә төзелеш-монтаж эшләре нык үсеш алган. Эшсезлек 1 процентка кимегән, хезмәт хакы уртача 11 мең рубльгә җиткән. Авыл хуҗалыгы да баткаклыктан чыгу юлында, ди: 1 миллион тонна ашлык җыелган. Әлбәттә, Татарстан белән чагыштырганда әллә ни мактанырлык түгел, тик шулай да алгарыш күзәтелә. Бу җәһәттән, Сергей Иванович Чардаклы районында Татарстан инвесторлары тарафыннан төзелеп килүче мегафермага да тукталды. Бу төзелеш Русиянең вице-премьеры Виктор Зубков җитәкчелегендәге Мәскәү делегациясен дә таң калдырган. 62 мең тонна сөт җитештерәчәк әлеге комплексның нәкъ Сембер җирендә төзелүе аеруча шатландыра, диде өлкә башлыгы.

Сембер өлкәсе белән моннан башка инвесторлар да кызыксына икән. Тереньга районында чехлар пыяла заводы төзиләр, Вешкайма районында кирпеч заводы төзеләчәк. Өлкә үзәгендә дә зур төзелеш көтелә: мебель фабрикасы, сыра заводы, таркалган Эре станоклар төзү заводы урынында куәтле ширкать һәм башкалар. Шул исәптән “Авиастарның элекке куәтен кайтарып, аны Русия күләмендә очкычлар төзү үзәгенә әйләндерү күздә тотыла, ди.

Өлкә башлыгы тагын бер мөһим яңалык ирештерде: Идел аша төзелеп килүче заманча күпернең чираттагы торыгы – пролеты куелды, ноябрьдә соңгысын кую көтелә. Моңа Мәскәү дә акча кызгынмый икән: быел 3 миллиард биргән, киләсе елга 4не вәгъдә итә, ди. Чөнки бу “Волжский транзит” дигән күпер Мәскәү – Урал арасын нык кыскартачак.

Ил күләмендә тирән тамырлар җибәргән коррупция мәсьәләсенә дә тукталды губернатор. Бу шаукымга каршы көрәш өчен махсус түрә вазифасы булдырылды, җирле үзидарәләр алдына бу җәһәттән махсус программалар кабул итү бурычы куелган.

Сергей Морозов әйтүенчә, авылларга газ җиткерүне 2020 елда тәмамлау күздә тотыла. Моның өчен 14 миллиард рубль таләп ителә. 1гыйнвардан минималь хезмәт хакын 4300гә җиткерү тагын да 3 миллиард таләп итә. Тик әлегә бу акчаны табу юллары турында өлкә башлыгы ачыкламады. Гадәттәгечә, Мәскәүгә өметләнүдер инде, дип фаразларга гына кала.

Киләсе 2009 елны өлкә буенча Сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан итәргә карар кылынган икән. Русия күләмендә бу елның Яшьләр елы дип аталуы да игътибар үзәгендә булачак. Моңа бәйле рәвештә 7 медицина үзәге булдыру каралган.

Сергей Иванович фикеренчә, финанс кризисы өлкәгә кагылмас. Шулай да электр бәясенең 30 процентка артуын кабул итү кыен. Бу җәһәттән төзелгән Гадәттән тыш комиссия Мәскәүгә үз тәкъдимнәрен юлларга җыена. Тагын бер яңалык ирештерде губернатор. Соңгы арада өлкә районнарын берләштерү турында сүзләр йөри башлаган иде. Халык саны белән мактана алмаган саф татар районы Иске Кулаткы өстендә моңа кадәр дә болытлар куергалады. Морозов әйтүенчә, Өлкә хөкүмәте районнарны берләштерү мәсьәләсен көн тәртибенә куярга җыенмый. Чөнки мондый чара тагын да чыгымнар таләп итәчәк. Аннан башка да өлкә бюджеты кыенлыклар кичерә әле. Ә менә өлкәдә Ятим балалар йортлары бөтенләй бетерәләчәк, чөнки балага бары тик гаилә генә чын тәрбия бирә ала. Ә ятимнәрне кабул иткән гаиләләр өчен ил бюджетында акча каралган.

Журналистлар губернатордан өлкә үзәгенә борынгы исемен кайтаруга мөнәсәбәтен дә сорадылар. Бу җәһәттән Сергей Иванович шушы җирләрдә туган Ульянов-Ленин һәм башка күренекле шәхесләрне дә искә алды. Алар арасында Казаннарда-Мәскәүләрдә күренекле сәясмән сыйфатында танылган Олег Морозовның да Барыш районы Измайлово авылында туганлыгын искә алып узды. Ә сорауга менә нинди җавап бирде: “Яраткан шәһәребезне - Сембер, ә төбәгебезне – Ульян өлкәсе дип саныйм. Ләкин бу мәсьәләгә соңгы ноктаны халык куячак”, диде губернатор.
XS
SM
MD
LG