Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья икътисад базары рәтләнә бара


Бүген Азия биржаларында ябылуга таба индекcләрдәге артy, Европага да унай тәэсир итте. Европада биржалардагы хиссә кәгазьләре көнгә артыш белән башлады.

Ләкин базарлардагы бу артыш, икътисатчыларны кәнәгатләндерә алмый.

Британия үзәк банкы, глобаль икътисади кризисның банклар һәм инвесторларга булган зыянының 2 трилион 800 миллиард долларга җитә алачагын белдерде. Шул ук банкның май аенда күргән хисабында, бу акчанын яртысы кадәр бер зыян булачагы фаразлана иде. Банк, хөкүмәтләрнең банкларны коткару максатында керткән зур санда акча ярдәмнәренә карамастан әле, икътисади кризисның тәэсеренең дәвам итәчәген белдерде.

Британия үзәк банкы, икътисаднын яхшы булган көннәрдә, банкларның мондый кыен көннәр өчен махсус фондлар булдыруы зарур, бу хакта халыкара чаралар күрелергә тиеш дип белдерә.

Япония

Япониядә, Никкей индексы кичә 26 елда күзәтелгән иң түбән дәрәҗәгә тәгәрәп, 6 % кыйммәтен югалтканнан соң бүген, Никкейнең хиссә кәгазлары 6.4 % артты.

Бу артышның бүген Япон дәүләт акчасы иенның көтелмәгәндә кыйммәтен югалтуы белән бәйлеше булуы фаразлана.

Иен соңгы көннәрдә күпкә артып киткән иде һәм бу артыш дөньяда зур кайгы тудыра иде. Иен бүген долар каршында 95 дән 93кә кадәр кимеде.

Кичә илдәге зур югалтудан соң ил башлыгы хөкүмәтне чаралар күрергә чакырган иде.

Япония финанс министры, кичә кризиска каршы чаралар програмын игълан итте. Янә планга күрә кризис вакытында - әле сатып алынмаган хиссәне сату гамәленә 4 ноябрдан соң чикләү кертеләчәк.

Азия

Гомум алганда бүген Азиа биржадагы хиссә кәгазләренең кыйммәте артып китте. Һонг Конгдагы Һанг сенг индексы 14 % кыйммәт казанды. Бу исә әлеге хиссә өчен сонгы 11 ел эчендәге иң зур артыш иде.

XS
SM
MD
LG