Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирга җыены талибан белән сөйләшергә килеште


Исламабад - Әфганстан һәм Пакыстан сәяси башлыклары белән бергә Пәштун кабилә башлыкларының ике көн элек Пакыстан башкаласында башлаган Җирга җыены бүген тәмамланды. Пакыстан һәм Әфганстан сәяси башлыклары белән бергә җыелган кабилә рәисләре, Пакыстан һәм Әфганстанда барган сугышны туктату өчен, Талибан белән сөйләшүләр башлау турында килеште.

Әфганстан вәкилләренә җитәкчелек иткән, Әфганстанның элекке тышкы эшләр башлыгы Абдуллаһ Абдуллаһ, җыен ахырында ясаган белдерүендә, Әфганстанда конституциянең көчен кабул итәргә риза булган каршылыкчы төркемнәр белән бергә сөйләшүләрне башлау өчен махсус комиссия булдырылуын һәм бу комиссиянең 2 айдан үз хисабын белдерәчәген әйтте.

Абдуллаһ: "Бу форсаттан файдаланырга теләгән кешеләргә безнең ишекләр һәрдаим ачык булачак", дип белдерде.

Кабилә башлыклары былтыр Әфганстан башкаласы Кабилдә бергә җыелып, Пакыстан һәм Әфганстанда бәрелешләрне туктату өчен талибан белән сөйләшүләр башлатырга чакырганнар иде.

Әфганстан һәм Пакыстандагы бәрелешләр, 2001 елда АКШ җитәкчелегендә талибан хакимиятенең җимерелүеннән соң артып китте. Хакимиятнең җимерелүеннән соң Талибан сугышчылары Әфганстанның Пакыстан чигенә качып, шунда урнашкан иде. Шул елдан бирле чик буйларында бәрелешләр һәр көнне диярлек туктамый дәвам итә.

XS
SM
MD
LG