Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:10

“Кнорр Бремзе Кама” ширкәте ачылды


Чаллыда “Кнорр Бремзе Кама” күмәк ширкәтен тантаналы төстә ачу тантанасы узды.

Бу ширкәтне төзү турындагы килешүгә “КАМАЗ” белән Алманиянең “Кнорр Бремзе” компаниясе моннан бер ел элек кул куйганнар иде. Беренче продукцияне июнь аенда ук “КАМАЗ”ның баш җыю конвейерына озаткан булса да, шәриктәшләр “Кнорр Бремзе Кама”ны тулы көченә эшли башлагач кына рәсми рәвештә ачарга карар кылдылар.

Рәсми тантанага Алманиядән дәрәҗәле кунаклар – “Кнорр Бремзе” компаниясенең күзәтү шурасы рәисе Һайнц-Һерманн Тиле һәм “КАМАЗ” белән күмәк проектта катнашучы бүлендек ширкәтләр җитәкчеләре килде. Татарстан хакимиятеннән – икътисад һәм сәнәгать министры Александр Когогин, “КАМАЗ” тарафыннан – генераль директор Сергей Когогин һәм аның урынбасарлары катнашты. Ширкәтне алман белгече Манфред Киндерманн җитәкли.

“Кнорр Бремзе Кама” җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, октябрь аенда ширкәт 17 мең тормоз механизмы эшләп чыгарырга тиеш. Киләсе елда уртача айлык җитештерү күләме 35 мең данә булачак һәм продукциянең бер өлеше Русиянең эчке базарына китәчәк.

Алга таба, бүгенге барабан тормозларыннан тыш, диск тормозлары һәм башка төр продукция эшләп чыгару да күздә тотыла. Өч ел буе “Кнорр Бремзе Кама” “КАМАЗ” җитештерү мәйданнарында эшләячәк, шуннан соң ул аерым бинага күчәчәк.

Хәзер ширкәттә 75 кеше эшли. Озакламый тагын 25 кешене эшкә алачаклар. 2012 елда биредә 300 дән артык хезмәткәр булачак.

29 октябрь көнне, “КАМАЗ”, “Кнорр Бремзе” һәм “Кнорр Бремзе Кама” җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында симпозиум үтәчәк. Биредә “КАМАЗ” генераль директорының дәүләт структуралары белән эшләү буенча урынбасары Илдар Урманов доклад ясаячак. Докладның темасы – “Хәзерге заман автомобиль сәнәгатендә тормоз системаларының үсеше һәм бу җәһәттән “КАМАЗ” белән “Кнорр Бремзе” арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре”.

Моңа кадәр Чаллыда Алманиянең “Ианрад Фабрик” компаниясе, АКШның “Камминз” һәм “Федерал Могул” компанияләре КамАЗ белән уртак ширкәт булдырган иделәр.

КамАЗга кагылышлы тагын бер хәбәр, бу көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә “Дезерт-Челенджи – 2008” ярышлары бара. Анда “КамАЗ-Мастер” командасы да бар. Башка елларда бу узышта Татарстан премьер-министры Рөстәм Миннехановта катнаша иде. Шушы вакыттка шикле эшлекле сөйләшүләр туры килү сәбәпле, премьер Миннеханов ярышка бара алмады. Узыш 31 октябрьдә төгәлләнә.

XS
SM
MD
LG