Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган һәм Пакстан әһелләре солых турында сөйләшә


Пакстан башкаласы Исламабадта Әфганстан һәм бигрәк тә әфган-Пакстан чиге тирәсендә солых урнаштыруга багышланган бер җыен үтте.

Җирга сүзе гәдәттә шул төбәктә күчмә тормыш алып барган паштун кабилә-ыругларының зур җыенын аңлата.

Әфганстанның үзендә илнең мөһим карарларын кабул итү өчен Олы Җиргалар булгалый, хәзер исә шушы тәҗрибәне чиктәш төбәкләргә дә җәелдереп карадылар.

Ике көн барган шушы җиргагай, ягни кече Җирга таррак мәсьәләгә - Әфганстан һәм Пакстанда бергәләшеп террор вә экстремизмга каршы көрәшү юлларын эзләүгә багышланган иде. Ул коралларын тапшырып, тыныч тормышны сайлаучыларга якты чырай күрсәтү, ә инде дәүләткә каршы көрәшен дәвам итүчеләрне кисәтү белән тәмамланды.

Бер ел елек нәкъ шундый ук Солых җиргасы әфган башкаласы Кабулда да узган иде. Ул чакта шул олы җыенда катнашучылар төбәктәге фетнәне бетерү максатында Талибан сугышчылары белән сөйләшүләр башлауны яклап чыкты.

Хәзер исә яклар - ә анда Әфганстаннан да, Пакстаннан да рәсми түрәләр катнашты - солых тәкъдимен хакимияткә каршы кораллы көрәш алып барса да, асылда шушы ике илнең конституциясен таныган көчләргә генә ясый.

-
Берүк вакытта ике ил үзләрендәге фетнәгә каршы көрәшне бергәләшеп алып барырга һәм бу эштә бер-берсеннән гаеп эзләмәскә дип килешә.

Әфган вәкиллеген җитәкләгән тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла, ике илнең дә башка чарасы юк дип белдерә.

"Террор янавы бар дөнья күләмендәге бер куркыныч хәл. Ни кызганыч, ике ил дә, ике халык та корбан, бигрәк тә соңгы берничә ел эчендә бу шулай иде. Моны хәл итү өлкәсендә бергәләшеп эшләүдән башка юлыбыз юк", ди Әфганстанның тышкы эшләр министры Габдулла.

Пакстанны вәкиллек иткән Вәис Әхмәтгани, илнең Төньяк-Көнбатыш чиктәш виләяте башлыгы, кече Җирга аңа һәм Габдуллага Талибан белән бәйләнешкә керүне йөкләде, ди:

"Безнең эш хәзер Җирга әгъзаларыннан торган махсус хәят кору, моңардан тыш без, оппозиция дип аталган һәм кораллы сугышларда катнашкан төркемнәр белән бәйләнешкә керү өчен абруйлы кешеләрдән торган элемтә төркеме булдырачакбыз", диде Пакстан вәкиле.

Исламабадта узган Җирганың бу карарлары Талибан ягыннан уңай каршы алыныр дигән ишарәләр бар. Элекке җыеннарда аның вәкилләре катнашмады гына түгел, башкаларның катнашуына да киртәләр куйган иде. Бу юлы инде Талибан сөйләшүләр башлауга уңай каравын белдерә.

Сишәмбедә Wall Street Journal басмасы Америка Кушма Штатлары җитәкчелегенең Талибан эчендәге уртачыл карашта торган кайбер әһелләр белән аралаша башларга әзер булуы турында язып чыкты. Вашингтон ягыннан бу сәясәтнең шактый үзгәрүен аңлата.

Соңгы айларда Әфганстандагы иминлек шактый начараеп, анда хөкүмәт гәскәрләре һәм халыкара көчләргә һөҗүмнәр кискен арткан иде. Кушма Штатларның яңа башлангычы илдәге киеренке вәзгыятьне тынычландыру максатыннан чыгып эшләнә, дип яза Wall Street Journal.
XS
SM
MD
LG