Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда бер көндә ике зур җир тетрәве булды


Исламабад - Пакыстанның көньяк көнбатышындагы Бәлүҗистан вилаятендә булган, 6.4 зурлыктагы җир тетрәвендә, кимендә 160 кешенең үлүе хәбәр ителә.

Рихтер үлчәменә күрә, 6.4 зурлыгында булган зилзилә, җирле вакыт белән чәршәмбегә каршы таң алдыннан булды. Беренче зилзеләдән соң сәгать иртәнге 5тә тагын зур титрәве булгды.

Зилзиләдә күп кенә биналар зыян күргән.

Бәлүҗистан төбәге рәсмиләре афәттә 160дан артык кешенең үлүен белдереп, үлгәннәр санының арта алачагы турында кисәтте.

Бу зилзиләдән 12 сәгать үтүгә, Пакыстан икенче тапкыр 6.2 зурлыкта зилзилә белән тетрәнде.

Пакыстан хәрби көчләре коткару һәм ярдәм белән тәэмин итү өчен төбәккә гаскәр һәм боралаклар җибәрде.

Зилзиләдән зыян күргән шәһәрләрнең берсе - Кета. Монда иң зур зилзилә1935 елда булган иде. Зилзиләдә шәһәрдә барлык йортлар диярлек җимерелгән һәм 30 мең кешенең гомере өзелгән иде.

Пакыстанда 2005 елның нояберь аенда булган каты җир тетрәвендә 73 мең кеше үлгән һәм шул ук санда кеше дә авыр яраланган иде.

XS
SM
MD
LG