Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстан икътисадын коткару өчен 25 миллиард доллар ярдәм бирелә


Будапешт - Халыкара акча фонды IMФ, Исландия һәм Украинадан соң Маҗарстанга акча ярдәме бирәчәген белдерде. Маҗарстанны икътисади кризистан коткату максатында IMФ, Маҗарстанга барлыгы 15.7 миллиард доллар ярдәм бирәчәк. Бу акчага өстәмә буларак Европа Берлеге 8.1 миллиард, ә Дөнья Банкы исә 1.3 миллиард доллар акча бирәчәк. Шулай итеп, бу илне глобаль икътисади кризистан коткаруны максат куйган ярдәм планы, 25 миллиард долларга җитде.

IMF башлыгы Dominique Strauss-Kahn, бу ярдәмнең илдәге инвесторларның ышанычын арттырачагын белдерде. Маҗарстан икътисадындагы иң зур проблем - аның чит илләргә булган бурычның күп булуы.

Хөкүмәт бурычны вакытында түләү һәм казнадагы дефицитны каплау өчен, һәрдаим чит илдән кергән инвестициясенә мохтаҗ. Чит ил инвестторларының кризис вакытында акчаларын бу илдән алу сәбәпле, ил акчасы флоринт кыйммәтенең 5/1 өлешен югалтты. Бу вакыйгадан соң Европа үзәк банкы беренче тапкыр еврозонада булмаган бер Европа иленә бурычка акча бирергә тәкъдим итте..



XS
SM
MD
LG