Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомалидәге шартлауда кимендә 28 кеше үлде


Магадишу - Хәбәрләргә караганда, Сомалинең төньягындагы, айрылырга теләгән ике төбәгендә булган шартлауда, кимендә 28 кеше һәлак булды. Сомалиландның башкаласы Харгейса белән төньяк Пунтлэнд төбәгенең икътисади башкаласы - Босассода, 5 аерым урында урнаштырылган шартлаткыч бер ук вакытта шартлады. Сомалиландның башкаласы Харгейсада, БМО бинасы, Этиопия илчелеге һәм президент сараена юнәлдерелгән һөҗүмдә, 25 кеше үлде. Босассода исә кимендә 3 кешенең үлүе хәбәр ителә.

Һөҗүмне әлегә үз җабаплылыгына алган кеше юк.

Сомалиланд 1991 елда Сомалидән аерылып чыгыун игълан итте. Сомалиландтан соң 1998 елда, Пунтланд да Сомалидән айрылып бәйсез дәуләт булачагын белдергән иде.


XS
SM
MD
LG