Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:41

ВЛКСМга 90 яшь: Вәли хәзер Лапаста нәрсә эшли?


“Казан” милли-мәдәни үзәгендәге күргәзмә

“Казан” милли-мәдәни үзәгендәге күргәзмә

29 октябрь әлеге чорның календаренә кертелгән бәйрәм түгел. Әмма коммунистлар партиясенең алмашчысын тәрбияләүче комсомол оешмасының туган көне әле дә зурлап үткәрелә.

Татарстанда комсомолга мөнәсәбәт яхшы. Бу бигрәк тә 29 октябрь алдыннан күзгә бәрелә. Иң яхшы кафеларда, рестораннарда элекке комсомол активистлары алдан ук өстәлләр, урыннар аерып куя.

Бу көнне иртәдән үк зур гәүдәле матур киенгән ирләр һәм хатыннар бер-берсенә сәлам биреп, бәйрәм белән котлый. Телефон аша шалтыратканда да, сөйләшү «С праздником, поздравляю!» дигән бисмилладан башлана. Моңа аптырарга яисә ниндидер ленинизм һәм марксизм байрагы өскә күтәрелә дип уйларга ярамый.

Кемнәр кем булды?


Хәзерге чорның иң уңышлы кәсепчеләре, дәүләт аппараты хезмәткәрләре иң беренче идарә чыныгуын комсомолда алганнар. Хәзер инде партиядә чыныкканнар, обкомда эшләгәннәр кимеп бара.

50-60 яшьтәгеләр гади комсомол әгъзасы генә түгел, ә җитәкче аппаратта эшләп шомарган кешеләр. ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының 80 нче еллардагы беренче сәркатибе Шамил Агиев Сәүдә-сәнәгать палатасын җитәкли. Аның потенциалы һәм тәҗрибәсе республиканың иң зур урыннарында эшләрлек дип саналды.

Хәер, карьера эшләрендә төрле очраклы вакыйгалар үсеп килгән идарәчене аска, өскә яки уңга-сулга очырып җибәрә. Хәзер билгесез тамырлы булган яисә финанс, сәүдә, кооперация эшләрендә, хәрби көчләрдә, хокук саклау һәм күзләү оешмаларында чыныккан яңа кадрлар да күренгәли. Иң бердәм һәм күпсанлы, иң тәҗрибәле команда – комсомолда эшләгәннәрдән тора. Аларның исемнәрен һәм эшләгән урыннарын санап тору кирәк түгелдер. Президент каршындагы Дәүләт хезмәте академиясе ректоры Андрей Ершов элек Бауман районы комсомолларын җитәкләде. «Бердәм Русия» фиркасе тарафдарлары шурасының рәисе Валентина Липужина Татарстан һәм Казан комсомолларын һәм коммунистларын тәрбияләгән кеше. Яше шактый өлкән булса да, ул әле дә партия эшенә, Дәүләт советы аппаратын җитәкләргә өлгерә, Кукмара тауларына барып чаңгы да шуа әле.

Партиянең кадрларны сайлап алып, махсус мәктәпләрдә, академияләрдә укыту, номенклатура исемлегендә астан өскә таба хәрәкәт иттерү тәҗрибәсе бар иде. Милләт, тарих, фән, икътисад мәсьәләләрендә алар әллә ни үткен булмаса да, хакимият яулау һәм кулда тоту, бюджет акчаларын идеологиягә сарыф итүдә аларга беркем дә тиңләшә алмый.

Татарстан комсомолының финанс хуҗалыгын җитәкләгән Шамил Зарифов «Тандем» ширкатен оештырып, әйбәт кенә сәүдә итә. Актаныш комсомоллары райкомын җитәкләп, өлкә комитетында эшләгән Илдар Гыйльметдинов хәзер Русия Дәүләт Думасында спорт эшләрен алып бара. Комсомолда пропаганда бүлеген җитәкләгән, партия өлкә комитетында мәдәният һәм идеология бүлекләрендә эшләгән Ринат Закиров хәзер Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын җитәкли, Дәүсовет депутаты, Русия мөһәҗирләренең халыкара оешмасы җитәкчелегендә катнаша.

Берсеннән-берсе билгеле һәм сәясәт эшләрендә танылган комсомолларны санап бетерү мөмкин түгел. Шулай да, Совет районын, Казан шәһәре комсомолын җитәкләгән Камил Исхаковның Русия президентының Ерак Шәрыктагы вәкиле, аннары Ислам илләрендәге вәкиле булып китүен оныту һич мөмкин түгел.

Ярым ябык юбилей кичәләре

Быел комсомолның тууына нәкъ 90 ел тулу бу бәйрәмгә багышланган чараларның дәрәҗәсен күтәрде. Сишәмбе көнне иң эре комсомоллар затлылардан затлы «Корстон» кунакханәсендә җыелды. Чәршәмбе кичендә ”Казан” милли-мәдәни үзәгендә Совет районы комсомоллары җыелды, анда махсус күргәзмә ачылды. Архивта, музейларда комсомол тарихына багышланган экспозицияләр әзерләнде. Күргән кеше бу документларны кызыксынып карый. Чөнки иске рәсемнәрдәге чырайлар яхшы таныш. Алар дәүләт һәм икътисад эшләрен хәл итүче кешеләрнең йөзен хәтерләтә. Менә нинди булганнар икән хәзерге җитәкчеләр яшь чакта!

Яшьләрнең тире тамган

Шуны да танырга кирәк. Бу гамәлләр сәяси оешма буларак комсомолны сагынуны күрсәтми. Совет заманында үткән яшьлек һәркемгә кадерле һәм ул еллар гүзәл булып тоела. КамАЗ төзүдә, Түбән Кама, Әлмәт төзелешләрендә яшьләр тир түккән, яңа чор килгәч, махсус рәсми банк басып алган «Яшьләр үзәгенә» һәм аның кунакханәсенә дә егет-кызларның хезмәте күп кергән. Сәяси идеаллар, система җимерелгәч, комсомол, партия активистларының күбесе, бигрәк тә яшьләр, һич кайгырмады һәм пошынмады. Чөнки җирле хакимияттә, завод-фабрикаларда республика идарә структураларының хезмәткәрләре кулында реаль хакимият, бүленмәгән маллар, милек бар иде. Коммунистик идеаллар бер мизгелдә онытылып, юкка чыкты. Яңа тәртипләр, базар икътисады һәм сәүдә әхлагы күңел түрләреннән тиз генә шытып чыгып, чәчәк атты.

Алдашу мәктәбен тәмамлагач

Хәзерге демократия, плюрализм бөртекләре аппаратның элекке тәҗрибәсе белән ярыша да, көрәшә дә алмый. Аның каравы комсомолда гадәткә кергән салкын канлы алдашу, хисап тотканда унга тапкырлау, казанышларны бүрттерү, яңгыравыклы шигарьләр сибү хәзер дә чиновникларга яшәргә ярдәм итә. Шуңа күрә комсомол мохитендә искергән идеаллар, сатылган хыяллар, тузган ысуллар әллә ни күркәм булып күренмәсәләр дә, ЭЛЛЕКЕЛӘР белән санлашмый булмый. Яңа идарә мәктәбе, яшьләрне тәрбияләү һәм туплау ысуллары бөтенләй булдырылмаган. Яшь егет-кызларны скинхед оешмалары, криминаль даирәләр, фахишәлек «досуг»лары колач җәеп көтеп торалар. Аларга яшь кадрлар, ярдәмчеләр кирәк.

Милли-мәдәни эшләрдә, бушлай эшләтә торган иҗтимагый оешмаларда картларның дәрте күзгә ташлана. «Үзебез» хәрәкәте кебек милли-романтик проектлар киң җәмәгатьчелеккә таралмый. Дискотека мохите, сыра эчү, видеоклиплар карап рухлану, акча табу һәм тоту, машинада йөрү, матур киенү модасы иҗтимагый һәм милли омтылышларны бик тиз оныттыра.

Бүгенге яшьләр кемгә иярә?

Шуңа күрә мондый бәйрәмнәргә елмаеп, мыскыллап карау дөрес түгелдер. Башка елларда «Азатлык» радиосында ВЛКСМ “Вәли Лапаста Кәҗә Савып Маташа” җөмләсе белән алыштыру гадәткә кергән иде. Быел Вәлинең лапаста нишләвен искә аласы килми. Яшь кенә егетләр үзләренең ата-анасына киллер җибәрә торган, кызлар фахишәлеккә сатылган, үсеп килүче буынга бушлай укырга, яхшы шартларда эшләргә насыйп булмаган заманда лапас кайгысы юк. Хәзерге егетләргә һәм кызларга дәүләтчелек, милли терелеш идеясен күрсәтү, өйләнгәч фатир алырга өйрәтү кемнең кулыннан килә?

Лапастагы Вәли булмаса, бүгенге яшьләрне демократия һәм мул тормышка алып баручы оешма бармы? Кем аның әйдәманнары? “Үзебез” һәм “Сәләт“ оешмаларыннан башка бер кем дә искә төшми. Совет илендә 18 миллион егет һәм кыз айлык взнос түләп, кесәсендә кызыл кенәгә йөртә де. Татарстанда яшьләр оешмасы 200 меңләп егет һәм кызны берләштерә иде. Хәзер кыйбла билгеләүчеләр һәм әйдәүчеләр кем соң? Хөрлеккә омтылу, гражданлык җәмгыять төзү, шәхесне саклау һәр кешенең үз эше булып кала. Димәк бүгенге Вәли дә, Гали дә лапаста кала. Түбәсез һәм кәҗәсез лапаста.

XS
SM
MD
LG