Accessibility links

Шри Ланкада гыйсьянчылар һөҗүмнәрен арттыра


Коломбо - Шри Ланканың гыйсьянчы тамил сугышчылары кичә кич белән, илнең төньягындагы Маннарда дәүләт гаскәри корылмасына һәм башкала Коломбодагы энергия җитештерү корылмасына кече очкычлар белән һөҗүм итте.

Маннардагы хәрби коралмага һөҗүм иткән очкычлар, Коломбога таба юл тотты. Шул арада шәһәрдәге утлар иминлек сәбәпле төнлә сүндерелеп торды. Тамил сугышчыларының һава һөҗүменнән соң белгечләр, Шри Ланкада әле гыйсьянчылар белән сугышның бетмәвен алга сөрә.

Тамил гыйсьянчыларынын бу һөҗүменнән соң, Шри Ланка хәрбиләренең тамилләр идарәсендәге бер районына керүе белдерелде.
Коломбога булган һава һөҗүменнән берничә сәгатьтән соң, Тамил сугышчылар белән Шри Ланка хәрбиләре арасында 4 сәгать буена бәрелешләр дәвам иткән. Шри Ланка дәүләт хәрби сүзчесе Удая Нанаяккара, бәрелешләрдән соң Җаяпурум районының - сүздә "Тамил дәүләте" дип аталган, тамил гыйсьянчылары җирлегеннән Шри Ланкага кире кайтарылуын белдерелде.

Хәрбиләр белдерүенчә, Маннардагы һөҗүмдә үлүче булмаган. Коломбодагы энергия коралмасына булган һава һөҗүмендә исә, чыккан янгынны сүндерү вакытында бер кеше яраланган.

Шри Ланкада тамил гыйсьянчылар 2007 елда башланган һава һөҗүмнәрендә, үзләре ясаган шартлаткычларны кулланалар. 1983 елдан бирле гыйсьянчы хәрәкәтләр алып барган тамил гыйсьянчылар, үз идарәсенә алган җирләрне соңгы көннәрдә бер-бер артлы югалта башлады.
XS
SM
MD
LG