Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүрттерелгән икмәк


Башкортстанның Иглин районында яшәүче билгеле фермер Хәсән Идиятуллин Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллады.

Ул авыл хуҗалыгы казанышлары күрсәткечләрен арттырып, ягъни бүрттереп күрсәтү уңаеннан. Фермер 1995 елдан башлап күрсәткечләр фальсификацияләнә дип белдерә. Быел 5,3 миллион тонна иген җыеп алу турында хәбәр иткән иделәр.

Идиятуллин аның 1,6 миллион гектар җирдән җыелып алынуын һәм уңышның гектарыннан 8-11 тоннадан артмавын искә төшереп, моның дөрес булмавын әйтә. Идиятуллин боларны планлы фальш дип бәяли һәм бу башбаштаклык өчен гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыруны таләп итә. Әлеге мөрәҗәгать президент, хөкүмәт җитәкчесе, генераль прокуратура һәм дәүләт думасы җитәкчесенә җибәрелде.
XS
SM
MD
LG