Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ибраһимов хатыннарын мактап туя алмый


Русиянең халык артисты Ренат Ибраһимов күпхатынлылык яклы. Ибраһимовның ничә тапкыр өйләнүендә хәтта массакүләм мәгълүмат чаралары да бутала башлады.

Мисал өчен, пәнҗешәмбе көнне Интерфакс агентлыгы Ибраһимов күптән түгел икенче тапкыр яшь кызга өйләнде дип язса, “Beчерний Челябинск” бу артистның инде өченче хатыны булуын белдерә.

Ибраһимов үзе ир кеше гомерендә 3 хатынга өйләнергә тиеш дигән фикерне алга сөрә. Аның фикеренчә, беренче хатын белән 20дән алып 40 яшькә хәтле яшәргә кирәк, аннан соң инде хатын-кыз табигать биргән бурычларын башкара алмый. Һәм бала тудыру өчен яшь кызга өйләнү тиешле. Әмма артист өчен бу гына да аз. Ир кеше 60 яшендә инде тагын яшь хатын алырга зарур дигән фикерне алга сөрә, чөнки икенче хатын картайган була.

Ибраһимов үз сүзләрен бушка җибәрми. 61 яшьлек артист күптән түгел Света дигән 20не дә тутырмаган кызга өйләнде. Кайбер басмалар аның бу икенче хатыны дисә, икенчеләре инде өченче дип яза.

Ибраһимов үзе яшь хатынны мактый.

“Ул намаз укый һәм дин безнең нигезебез булып тора. Тәмле итеп ашарга да пешерә”, дип белдергән иде Ибраһимов Самарда мәчеттә булганда Азатлык хәбәрчесенә.

Аңа хәтле ул элекке хатыны Альбина турында: “Ул минем хыялымдагы хатын-кыз”, диде .

Ибраһимов фикеренчә, Коръән күпхатынлылыкны хуплый һәм аны канунлаштыру яхшыга гына булачак.

“Ислам илләрендә күпхатынлылыкның үз өстенлекләре бар дип мин һәрвакыт әйтә килдем. Анда ташланган хатыннар һәм балалар юк”, дип белдерә җырчы “Аргументы и факты” газетасына.
XS
SM
MD
LG