Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Обама Американың киләчәге


Киссимми: Элекке Американ башлыкларыннан Билл Клинтон, Барак Обама турында "Обама, Американың киләчәген күрсәтә", дип белдерде. Орландода Обама белән сайлау алды чараларында, сайлаучылар алдында бергә чыгыш ясаган Клинтон, "Илне рәткә кертәчәк бер президентны сайлыячаксыз, бу башлыкның Обама булачагы инде билгеле. Ул сезнең яклау белән президент булачак", дип белдерде.

Републиканнарның Обаманы социалист булуда гаепләүләренә тәнкыйть белдергән элекке башлык, "Президентның вазифасы кризис вакытында халык мәнфәгатенә туры килгәнне эшләү һәм бу уңайдан Сенетор Обама сезгә киң даирәлe план тәкъдим итә.

Обама исә, Клинтонны сәяси дахи дип атады.

Америкада президент сайлавы 4 ноябрьда булачак. Фикер сорашу нәтиҗәләре сайлау ярышында Обаманың алда баруын күрсәтә.


XS
SM
MD
LG