Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда җәнҗал: 18 аерым шартлауда 56 кеше үлде


Яңа Дәһли: Һиндстанның Ассам вилаятендә булган шартлауларда 56 кешенең үлүе хәбәр ителә.

Ассам вилаятенең Гуваһати шәһәрендә бер-бер артлы 18 бомба шартлатылды. Шулай ук шәһәнрең 3 районында да халык җыелган базар мәйданында бомба шартлаган.

Ассамда озак еллар буе гыйсьянчы һөҗүмнәр дәвам итә. Узган ай кайсыбер кабиләләрнең мөселманларны һәдәф алган һөҗүмендә 47 кеше һәлак булган иде. Узган айларда вилаятнең төрле җирләрендә булган һөҗүмнәрдә 125 кеше үтерелгән иде. Вакыйгалардан соң күп санда гыйсьянчы сугышчы кулга алынды.

Вилаяттәге көчле УЛФА, ягъни Ассам либераль берлеге гыйсьянчы төркеме, 26 миллион халкы булган Ассам вилаятен Һиндистаннан аерып бәйсез дәүләт төзү өчен озак еллар көрәш бирә. Һиндстанның төньяк көнчыгышындагы 7 вилаятьтә үз йогынтысын керткән гыйсьянчы төркемнәр Һиндстан һөкүмәтенә каршы 1947 елдан берле көрәшә.
XS
SM
MD
LG