Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда министрлык бинасында шартлау


Кабул - Әфганстанның министрлык бинасында булган интиһарче һөҗүмдә 5 кешенең үлүе хәбәр ителә.

Эчке эшләр министры сүзчесе Земарай Бәшари, интиһарченең шәһәрнең иң күп кеше йөри торган үзәгендә урнашкан Мәгълүмат һәм Мәдәният министрлыгында бомба шартлатуын хәбәр итте.

Шартлаудан соң, бу интиһарче һөҗүмне, талибан үз өстенә алды. Талибан сүзчесе, чит ил киңәшчеләре белән булган киңәшләшу утырышы вакытында, 3 талибан сугышчысының министрлык бинасына җибәрелүен белдерде. Сүзче, һөҗүмне оештыру өчен 3 сугышчының башта шартлаткычны бинага ташуын, соңыннан 2сенең сакчыларга ут ачып бинадан качуын белдерде.

Вакыйганы күргән кешеләр, бинаның шартлауда зур зыян күрүен белдерә.

XS
SM
MD
LG