Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:57

Татарстан президенты Согуд Гарәбстаны дәүләтен оештыручы Габделгазиз Әл Сәгуд гаиләсе вәкиле булган Халит Әл-Фәйсалга көтелмәгән һәм тирән мәгънәле бүләк тапшырды.

Бу атнада Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә “Русия - Ислам дөньясы” дигән стратегик күзаллау төркеменең 4нче утырышы үтте. Чәршәмбе кичендә шушы утырышта Русия вәкиллеген җитәкләгән Миңтимер Шәймиев Согуд Гарәбстаны патшалыгына эш сәфәрен тәмамлады.

Халыкара форумның икенче көнендә Татарстан президенты Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Нефть бәясе һәр мичкә өчен 60 долларга кадәр төшсә дә, Татарстан бу кризисны әлләни зур югалтусыз кичерәчәк. Республика казнасында нефть бәясе һәр мичкә өчен 90 доллар итеп салынган. “Бәя төшү керемнәрне киметәчәк”, дигән Миңтимер Шәймиев. ОПЕК илләренә нефтьнең һәр мичкәсен 50 доллардан да очсызрак сату файдалы түгел. Шул ук вакытта эшкуарлар кредит таба алмаса, бу аларның эшенә зыян китерәчәк.

Татарстан президенты Мәккә вилаяте губернаторы Халит Әл-Фәйсал Ибн Габделгазиз Әл Сәгуд һәм Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәт Мөхәммәт Али белән очрашты. Сөйләшүләр башланыр алдыннан Татарстан президенты Согуд Гарәбстаны дәүләтен оештыручы Габделгазиз Әл Сәгуд гаиләсе вәкиле булган Халит Әл-Фәйсалга көтелмәгән һәм тирән мәгънәле бүләк тапшырды. Бу Әмир Фәйсал һәм аны каршы алучы рәсми вәкил булган СССРның Согуд Гарәбстанындагы илчесе, милләттәшебез - Кәрим Хәкимов сурәтләнгән тарихи киноязма һәм фоторәсемен.

Кино тасмасыннан бер сурәт. Уңда Кәрим Хәкимов
Советлар берлеге архивында сакланган кинохроника тасмасында 1932 елда булачак патша әмир Фәйсалның Мәскәүгә сәяхәте тасвирлана.

Шәймиев Татарстан мөселманнары исеменнән Мәккәгә хаҗга килүчеләргә ярдәм иткәне өчен Халит Әл-Фәйсалга рәхмәт әйтте. Патшалыкның халыкара эшләр министры доктор Назар Әбәид Мәдәни губернатор шахзадә Халитның сынлы сәнгать белән шөгыльләнүен, мөселман дөньясында билгеле әдәбиятчы булуын, аның язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре өчен гәрәп иҗтимагый фикер оешмасы булдыруын әйтте.

Татар дипломатлары һәм дәүләт эшлеклеләре ислам дөньясы белән Русия, Көнбатыш илләре арасындагы аңлашуга, хезмәттәшлеккә зур өлеш кертәләр.

XS
SM
MD
LG