Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:16

“Безнең гәҗит” соңгы санында сәяси золым корбаннарын искә алуга көне уңаеннан мәкаләләр урын алган.

“Гөнаһсызга гаепләнгәннәрне искә алып…” дип аталган мәкаләдә “Халык дошманы” исемен йөртергә мәҗбүр булганнарның берсе Теләче районы Үзәк бистәсендә гомер итүче Шәфига Хәлилова язмышы турында.

Шәфига апа гаиләсе Кырымда яши. 1944 елның 18 маенда, Совет армиясе Кырымны фашистлар тоткынлыгыннан азат иткәч, кырым халкы өчен “җавап тотар” чак, җирле халыкны яшәгән җирләреннән депортацияләү башлана. “Бер пычрак сыер бар көтүне пычрата” диләр бит, кырым татарларыннан торган аерым төркем вәкилләренең, чыннан да, илгә хыянәт итүләре аркасында, бар кырым-татар халкы, бернинди гаебе булмаган гади халык, шулай ук Кызыл Армия сафларында фашистларга каршы сугышкан кырым татарлары да кендек каны тамган туган җирләреннән сөрелә. Халыкны илләреннән кууның рәсми сәбәбе - массакүләм дезертирлык, кырым татарларының 1941 елда Кызыл Армия сафларыннан качып, каршы якка чыгуы, янәсе.

Шәфига апаның 9 кешедән торган (7се балалар) гаиләсен дә 1944 елда Кострома өлкәсенә сөрәләр. Әмма авырлык булса да алар моннан Казанга китергә була. 1947 елда Әбләлимовлар гаиләсе Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына юнәлә, шунда яши һәм эшли башлый. Тик тыныч көннәр санаулы гына булган икән шул, “сатлыкҗаннар”ны тиз арада эзләп табалар. Сөрелгән җирдән качканнары өчен, ата-анасын һәм олы апасын 25 елга хөкем итеп, өчесен өч төрле төрмәгә җибәрәләр, 5 баланы балалар йортларына озаталар…
Хәзер инде кичергән газаплар – артта. Тик шуңа да карамастан “халык дошманы” исеме гомер буе ияреп йөри аларга. Шәфига апа үзе дә бу хакта “инде 60 елдан артык биредә яшим, совхозда 38 ел сыер саудым. Тик хезмәттәге уңышларыма гына күз йомдылар. Әлбәттә, “халык дошманы”на эштәге уңышлары өчен “исем бирү” дигән нәрсә турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде ул вакытларда”, ди ул.

“Илебездә миллионлаган кешеләрнең, шул исәптән Әбләлимовлар гаиләсендәге 9 кешенең дә язмышын төбе-тамыры белән үзгәрткән бу трагик вакыйгалар хәзер тарих битләрендә һәм хатирәләрдә генә калган. Тик шуңа да карамастан күп еллар нахакка сүз күтәреп, “халык дошманы” исеме күләгәсеннән чыга алмыйча үткәргән авыр еллар гомердә дә истән чыкмас, яшьлекне дә кире беркем кайтармас. Йөрәкне әрнеткән ул вакытлар искә төшкәч, әлеге вакыйгалар шаһиты булган кешеләр күзеннән ирексездән яшь бөртекләре бәреп чыга”, дип тәмамлый үзенең мәкаләсен автор Рәфилә Салихова.

Шушы ук темага язылган тагын бер мәкалә бар газетада. “Мин дә репрессиягә эләгә язган идем” дип атала ул. Казан шәһәрендә яшәүче Сөләйман Шакиров 1947 елда үзе белән булган вакыйганы тасвирлый.

“Сталинның туган көненә мәктәпләрдә, клубларда стендлар ясап куялар иде. Безнең мәктәп коридорына да элеп куйдылар. Шулай берничә көннән соң стендтан Сталинның бер рәсемен ертып алганнар. Мәктәптә тавыш купты, кем ерткан, янәсе, гаеплене эзләү башланды. Минем белән параллель класста укучы шуклыгы белән дан алган Нургаяз дигән бер малай бар иде. Ул: “Аны Сылайман ертты”, – дигән. Минем исемне Сөләйман дип әйтә белми иде ул.

Шуннан мине укытучылар бүлмәсенә ча¬кыралар. Укытучылар мине чорнап алып, син ерттыңмы, дип сорыйлар. Бил¬геле, мин курыксам да, эшләмәгәнне эшләдем дип әйтмәдем. Шуннан кичен мине авыл Советына чакыралар. Анда инде Сталинга, партиягә фанатларча бирелгән әче коммунистлар җыелган. Миннән янә сорау алырга керештеләр. Беркетмәме, актмы язганнар, шуңа кул куярга кушалар. Мин ул язуга кул куймадым ничек курыксам да. Кул куйсам, үземә булмаса әти-әнигә зыян итәрләр дип уйладым.

Икенче көнне тагын чакыралар. Ул көнне минем белән әтием дә барды. Әтием Идиятулла өч сугышта катнашкан, бик ипле, акыллы кеше иде. Кердек авыл Советына. Шул ук кәгазьне күрсәтәләр, кул куярга кушалар. Нәкъ шул вакытта теге малайның анасы Мәфрүзә апа да шунда булып чыкты. Алар авыл Советын җыештырып, миченә ягып торалар иде. Хәзер әтием бу апага әйтә: Мәфрүзә, син ул шук малаеңа әйт, теләсә нәрсә ялганлап, баланы куркытып йөрмәсен. Югыйсә Нургаязга әйтеп, бүре оягызны туздыртам, ди.

Минем абый Нургаяз исемле иде. Ә аларның кушаматы Бүре иде. Авылда кушаматсыз кеше булмый бит ул. Минем абыйның да Такташның "Нәни разбойнигы" кебек усал аты чыккан иде. Ул алай кешегә зыян итмәде. Үзенә кагылсалар, җавабын бирә белә иде инде. Шуннан икенче көнне теге малай авыл Советына кереп әйткән: “Аны Сылайман ертмады, мин юри генә әйткән идем, кем ертканын белмим”, дигән. Шуннан соң гына мине тынычлыкта калдырдылар һәм бу эш ябылды. Шулай итеп, мин дә әздән генә репрессиягә эләкмичә калдым дияргә була”, дип яза Сөйләман Шакиров.
XS
SM
MD
LG